Балтачта эшкуар эчәр су сату ноктасы булдырачак

29 Ноябрь, 2019 - 16:00

Балтач район Хакимиятендә узган чираттагы «Эшмәкәрлек сәгате»ндә ике проект каралды.

Балтач район Хакимиятендә узган чираттагы «Эшмәкәрлек сәгате»ндә ике проект каралды. Бер эш урыны булдырып, эчә торган суны сату өчен стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыру буенча инвестпроект каралды. Тәкъдимне бертавыштан хупладылар.

Икенче эшмәкәр җирләрен рәсмиләштерүдә һәм проиводство цехларын газлаштыруда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Үтенечләрне канәгатьләндерү өчен җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.

Чыганак.