Район гәзите бүләге — яңалыклар уртасында булган райондашыбыз Хәлимулла Галләмшинда

Җиде төрле гәзиткә язылучы Хәлимулла Галләмшин „Балтач таңнары” гәзитенең бүләген отты

Актив, барлык хәбәрләр уртасында булырга яраткан   Хәлимулла абый Татарстанда чыккан 5 төрле гәзит алдыра. „Адашкан мәхәббәт”, „Гыйбрәтханә”, „Акчарлак”, „Безнең авыл гыйбрәте”, „Язмыш кочагы” кебек гәзитләрдәге язмаларны берсен дә калдырмый укып чыга. Райондагы яңалыкларны, вакыйгаларны белү өчен „Балтач таңнары гәзитеннән аерылмый.Гәзитне гомерем буе алдырдым, аны энәсеннән җебенә кадәр укып чыгам, дип билгели ул.