Балтач район халык театры «Тамаша» гран-приен яулады

Балтач районы “Балкыш” район халык театры икенче тапкыр “Тамаша” республика фестивале гран-приена лаек булды.

Кичә, 28 ноябрь көнне,  Балтач район мәдәният сараенда халык театрларының Фәрдүнә Касыймова исемендәге “Тамаша” республика фестивале җиңүчеләрен билгеләделәр.

Фестиваль гран-приен икенче тапкыр Балтач районы «Балкыш» халык театры яулады.

Быелгы фестивальдә “Балкыш” фестивалендә театр коллективы режиссер Редик Ганиев җитәкчелегендә Флорид Бүләковның “Шайморатов генерал” драмасын камера форматында сәхнәгә куйды.

Коллектив фестивальнең иң югары бүләгенә икенче тапкыр лаек булды. Беренче тапкыр “Балкыш” шул ук режиссер тырышлыгы белән 2017 елда “Башмагым” комедиясен ремикс форматында сәхнәләштереп гран-при яулаган иде.

Режиссер Редик Ганиев 2017 елдан башлап “Балкыш” театрына теләктәшлек итә. Үз эшенең остасы. Русиянең күп төбәкләрендә ул урындагы театр белгечләренә спектакльләр куярга ярдәм күрсәтә.

Мәгълүмат Редик Ганиевның Инстаграмдагы битеннән.