Җомга көн мөбәрәк булсын, дуслар!

Илләргә, яшәр көнебезгә тынычлык алып килсен һәр җомга. Саулык, бәхет, кимемәс дәүләт, киң ризыклар телибез барчагызга. Җомга көннәрен ятимнәрне, гарипләрне, мохтаҗларны сөендереп, игелекле эшләр кылып үткәрик. Күңелдәге догаларны укып, мәчетләргә барып намаз кылыйк. Тәм-томнар пешереп күршеләребезне, якыннарыбызны чакырып сыйлыйк. Җомга көн белән!

(Югары Карыш авылындагы “Ансар” мәчете. “Балтач мәчетләре” сериясеннән. Газим Талипов фотосы).

Һәр көнне кирәкле догалар

Мөселман кешесенең иң зур коралы – ул дога. Дога-гыйбәдәтнең үзәге, нинди дә булса хаҗәтеңне фәкать бер Аллаһтан гына сорау дигән сүз. Шуңа да дога кылу – динебезнең әһәмиятле бер өлеше, ул ышануга дәлил булып тора. Бүген мөселманның иң еш куллана торган көндәлек догаларын сезгә җиткерергә булдык.

Өйдән чыкканда укыла торган дога:

“Бисмилләәһи, тәүәккәлтү гәләәллааһи үә ләә хәүлә үә ләә куүүәтә илләә билләәһи”.

Тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән Аллаһка тапшырылдым, Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр”.

Балаларны бәла-казадан саклау өчен:

“Үгиизүкүмәә бикәлимәтилләһи-ттәәммәти миң күлли шәйтааниү үә һәәммәтиү үә миң күлли гәйнил ләәммәтин”.

Тәрҗемәсе: “Сезләрне теләсә нинди шайтаннан вә зарарлы нәрсәләрдән һәм яман күзләрдән сакласын өчен, Аллаһның сүзләре белән Аллаһның үзенә сыендырамын”.

Кыен хәлгә төшкәндә укыла торган дога:

“Аллааһүммә ләә сәһлә илләә мәә җәгәлтәһү сәһләү үә әңтә тәҗегәлүлхәзнә изәә шиътә сәһлә”.

Тәрҗемәсе: Әй, Аллаһ, дөньяда Син җиңел иткәннән дә һичбер җиңел эш юк, әгәр Син теләсәң, авыр хәлне дә җиңел итә аласың.

Нәрсәгә дә булса гаҗәпләнгәндә яки шатлыклы хәлгә тарганда:

“Сүбехәәнәллааһ” – Аллаһка – дан!

“Аллааһү әкбәр” – Аллаһ – бөек! - дип әйтелә;

Һәр эшне башлар алдыннан:

“Бисмилләәһи” – Аллаһ исеме белән башлыйм! - дип әйтелә;

Курыккан вакытта:

“Ләәә иләәһә илләллаааһ” – Аллаһтан башка иләһи зат юк! – дип әйтелә;

Берәр җирең авыртканда:

Аллаһ илчесе гәләйһиссәлләм әйткән: “Авырткан урыныңа кулыңны куеп 3 тапкыр “Бисмилләһ” – Аллаһ исеме белән, -дип әйткәч, 7 тапкыр болай дип кабатларга:

“Әгүүзү билләәһи үә кудератиһи миң шәрри мәә әҗидү үә үхәәзиру”.

Тәрҗемәсе: Мин сизгән һәм курыккан явызлыктан Аллаһка һәм Аның кодрәтенә сыенамын!