Балтачлылар чыгышын караган тамашачы күз яшьләрен тыя алмады

Балтач районы “Балкыш” район халык театры коллективы “Тамаша" республика фестивалендә тамашачы күңеленең иң нечкә кылларын кузгатты.

Җырдагы “Утта янмый, суда батмый, һай батырда ил икән,” — дигән сүзләр юкка язылмаган. Башкорт халкының легендага әверелгән батырлыкларына дан булып яралган җыр ул. Башкортлар кайчандыр Азовка, Парижга беренчеләр булып кергәннәр...

Флорид Бүләковның “Шайморатов генерал” драмасы 112нче кавалериясе дивизиясе командиры Миңнегали Шайморатов язмышы турында түгел. Әсәр эчтәлегенә “Шайморатов генерал” дип аталган җыр тарихы  салынган.

Балтач районы “Балкыш” район халык театры коллективы “Тамаша" республика фестивалендә шушы әсәрне сәхнәләштерде. Һәм камера форматындагы чыгышы белән райондагы театр тормышына моңа кадәр үзләштерелмәгән яңалык алып килде. Ә коллектив уңышлы чыгышы белән тамашачыны таң калдырды һәм, әлбәттә, аның күңеленең иң нечкә кылларын кузгатты.

Һәр әсәрдә төрле образлар. “Шайморатов генерал"да да шулай ук. Телен тыя алмаганы өчен күпне күргән Шакир генарал янына, кухнядан табып, иттарткыч алып килә. Мәгънәсез сугыш булачагын күз алдына китергән булып чыга солдат. Элемтәче кыз корпус штабыннан китерелгән шифрограммада немецлар атакага өч автоматчылар полкы, өстәвенә аритллерия, авиация һәм танклар белән әзерләнгәнлеге турында укыгач:

—Их, без башка төрле сугышка әзерләнгән идек бит. Дошманның артиллерия, авиация һәм танклар һөҗүмен  атлар ярдәмендә  һәм кылыч белән генә ничек кире кагарга? Ә корпустагы егетләрнең кайберләре әле винтовка тотып карарга да өлгермәгән. Аалар бит әле кулларында тотып кылыч та селти белмиләр. Ничек кенә шул егетләрнең яудан исән кайтуын тәэмин итәргә? Алар исән кайтмасалар мин кәһарләячәкләр бит, - дип сызлана генерал.

Ә артта  - Ясная Поляна. Боерык: “Бер адым да артка чигенмәскә!”

Позицияне калдырган солдатны үлем җәзасы көтә. Генерал солдатлар алдындагы беренче чыгышында ук: “Позицияне калдырган солдатны үз кулларым белән атачакмын,” — дип ант итә.

Генарал берничә тапкыр тормыш иптәшен күз алдына китерә, күңеленнән аның белән сөйләшә. Яуга җибәрер алдыннан улы Моратны да таный.

Ә Морат - арткы пландлагы төп геройларның берсе. Аңа күпләр игътибар итә. Биеклектәге тулысынча корбаннарга китергән яудан соң анда Моратның үле гәүдәсе табылмавы политрукта солдатның пленга эләкмәдеме икән яки ул позицияне ташлап качмадымы икән дигән шик тудыра. Генарал Моратны батырларча һәлак булды дип уйлый. Ә аңарга күз атып йөргән Әлфия Моратның үлеменә ышанмый. Морат чигенмәгән, ләкин яраланган булып чыга.

--Әти, синең кулларыңнан үләсем килмәде,--дип, Морат, үлемечле ярасы турында Әлфия белән әңгәмәләшкәннән соң, генерал кулларында җан бирә.

Рольләрне Айдар Сираев, Шаһит Фәрхуллин, Гөлназ Мулланурова, Гөлназ Шәрифуллина, Гүзәл Әхмәтҗанова, Әлфинә Нуркаева, Илмир Фәридонов, Илмира Туктамышева, Дамир Хәйртдинов авторның һәм   режиссер Редик Ганиев максатларын тулысынча тормышка ашырды. Тамашачыны 1943 елга алып кайтты алар.

Спектакль тәмамлангач актерларны тамашачылар һәм жюри әгъзалары уратып алдылар.   «Балкыш» иҗат коллективына барысы да рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.