Балтачлыларны «Агробизнес мәктәбе»нә чакыралар

Уфада “Агробизнес мәктәбе” ачылачак.

Аны Авыл хуҗалыгы кооперациясе һәм фермерларны үстерү өлкәсендәге компетенция үзәге республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә ача.

Монда авыл хуҗалыгында бизнес-проект җәелдерергә теләгән һәркем укый алачак. Укулар 10-13 декабрьдә үтәчәк. Дәресләр түләүсез оештырылачак, уку ахырында сертификатлар тапшырылачак.

Бу проект республикада өченче тапкыр уза. Анда бу өлкәдә нәтиҗәле эшләгән эшкуарлар да, яңа гына үз эшен ачарга теләүчеләр дә укый алачак.

Катнашу өчен 6 декабрьгә кадәр info@cckrb.ru адресына гариза җибәрергә кирәк, ул махсус формада тутырылырга тиеш. Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 291 26 67. Фото ачык чыганаклардан