Нөркәдә сугышта катнашкан авылдашлар истәлеге мәңгеләштереләчәк

Нөркә авылы җирлегендә яшәүче халык Урындагы башлангычларны яклау программасында актив катнаша.

Программа алдагы елларда да дәвам итәчәк. Алдагы 2020нче елда да анда катнашу теләге белән халык җыены үткәреп хәл итәсе мәсьәләне ачыкладык.

Җыенда авылда яшәгән иң актив 45 кеше катнашты. Нөркәлеләр бертавыштан Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның исемнәрен мәңгеләштерергә кирәклеген белдерделәр.

2020нче елда Бөек Җиңүнен 75 еллык юбилее билгеләнәчәк, шул уңайдан бу эшебез авылдашларыбызга сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен хөрмәт билгесе булыр иде.

#регпроекты#региональныепроекты

Флидә ГЫЙНДУЛЛИНА,авыл җирлеге башлыгы

Газим ТАЛИПОВ фотолары