Башкалада Республика даны өчен!» төбәк фестиваль-конкурсы йомгакларын билгеләделәр

27 Ноябрь, 2019 - 12:00

"Россия " җәмгыяте директоры Фидәрис Гарипов "Республика даны өчен!» төбәк фестиваль-конкурсында җиңү яулады.

Уфада " Республика даны өчен!» төбәк фестиваль-конкурсы йомгакларын билгеләделәр. Конкурс "Бердәм Русия" паритясе проекты чикләрендә  өченче ел рәттән үткәрелде. "Башкортстан" концерт залында мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, массакүләм мәгълүмат чаралары тармакларының иң яхшы вәкилләре җыелды. Шулай ук быел беренче тапкыр “Халык тануы" дигән өстәмә номинация керттеләр. 12 категория буенча җиңүчеләрне республика халкы ачыклады.

"Конкурс ике этапта узды. Муниципаль дәрәҗәдә номинантларны халык арасында анкеталау юлы белән билгеләделәр, алга таба тавыш бирү район газеталары сайтларында узды. Аннары җиңүчеләрне региональ дәрәҗәдә билгеләделәр", - дип шәрехләде конкурс инициаторы, «Тарихи хәтер» партпроектының Башкортстан Республикасы координаторы Эдуард Сәитбаталов.

Тавыш бирү юлы белән рейтинг билгеләү «Иҗтимагый электрон газета» мәйданчыгында узды.

Конкурсның бурычы-үз хезмәтләре белән җәмгыятьтә абруй казанган кешеләрне ачыклауга юнәлтелгән. Җиңүчеләр арасында Балтач районы вәкиле дә бар.

"Республика даны өчен" фестиваль-конкурсының "Сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм сәүдә" номинациясендә иң күп тавышны "Россия " җәмгыяте директоры Фидәрис Гарипов җыйган.