Ихсановларны Иске Балтачта хөрмәт итәләр

Иске Балтач авылында яшәүче Лилия hәм Рамиль Ихсановлар үрнәкле hәм тату гаиләләрнең берсе

„Кызым, син үскәч, укытучы булырсың. Ул изге hөнәр. Укытучы киләчәк буыннарны да тәрбияли. Мин үземнең укытучыларымны әле дә сагынам, алар биргән белемне эшемдә кулланам. Тәрбияләре, фәhемле сүзләре мине тормыш юлында озатып бара”,—   дип еш кабатлый кызына Башкортстан Республикасының Почётлы авыл хуҗалыгы хезмәткәре, гомере буена ветеринария лаборатариясендә эшләгән мәрхүмә әнисе Динария Әнвәр кызы. Лилия әнисенең киңәше белән укытучы булырга карар итә. Иске Балтач 1нче урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Мәктәп елларыннан яхшы билгеләргә өлгәшкән райондашыбыз югары уку йортында да алдынгылар сафында була. Тырышып hөнәрен үзләштерә.

Кулына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын туган ягында башлый. Балтач hөнәрчелек училищесында 1 ел студентларга гуманитар фәннәр буенча беләм бирә. 2004нче елда ул район үзәгенең 1нче урта мәктәбендә эшкә килә. Тарих фәне буенча балаларны укыта башлый. БР Мәгарифне үстерү институтында тарих фәне буенча квалификациясен үзгәртә. Гаилә бәхетен дә Лилия Ринат кызы туган авылында таба. Рәмил Ихсановка кияүгә чыга. Тату гомер иткән парлар буларак аларны бүген хөрмәт итәләр. Рәмил Әдип улы озак еллар район эчке эшләр бүлегендә хезмәт итте. Үзен намуслы, гадел тәртип сакчысы итеп танытты. Полиция подполковнигы Рәмил Ихсановны хаклы ялга туктагач хезмәттәшләре мактап hәм сагынып искә алалар. Лилия hәм Рәмил Ихсановлар гаиләсендә өч малай үсеп килә. Өлкән уллары Рөстәм 11 сыйныф укучысы. Илсур 5 сыйныфта белем ала. Раиль балалар бакчасына йөри. Уллары да әти-әниләренә охшап, акыллылар, итәгатьлеләр, яхшы укыйлар. Әти-әниләрендә өй эшләрендә ярдәмләшәләр. Авыр чакта ярдәм кулы сузу, олыларны хөрмәтләү, кечегә кече итеп карау кебек сыйфатлар аларда салынган. Әти- әни арасындагы бер-берсенә булган ихлас hәм җылы мөнәсәбәт балаларына да күчкән. Аларда зур әти hәм зур әни тәрбиясе дә чагылыш таба.

Лилия Ринат кызы сабырлыгы, hәр нәрсәне уйлап эш итүе белән күпләргә өлге. Ул 18 ел буена каенана hәм каената белән гомер кичерә.

—      Әти, әни тормыш көткәндә безнең зур ярдәмчеләребез. Оныклары өчен өзелеп торалар. Тату яшибез, —ди Лилия Ринат кызы.

Уңган хуҗабикә буларак чәчәкләр үстерә, кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата, гаиләсен тәмле ризыклар пешереп, сыйлый. Гаиләсе белән Башкортстан буйлап сәяхәт итәргә ярата.

Лилия Ихсанова яраткан тормыш иптәше, сөекле әни, акыллы килен булудан тыш эшендә дә алдынгы сафларда барган укытучы буларак хөрмәт яулаган кеше. Беренче категорияле укытучы үз фәнен төптән белеп, дәресләрен мавыктыргыч итеп үткәрә. Җаваплы, таләпчән, гадел укытучыны укучылары да яратып, аның дәресләрен көтеп ала. Илебездә, чит илләрдә көн саен диярлек үзгәрешләр булып тора. Шушы четерекле заманда тарих фәне буенча белем бирү җиңел түгел. Яңалыкларда хәбәрдәр булу, дөньядан артта калмау өчен белемеңне камилләштерергә, даими укырга кирәк. Бары тик шул очракта гына укучыларны дөрес мәгúлүмат белән коралландырырга мөмкин. Лилия Ринат кызы үз өстендә эшләүдән, укудан туктамый. Укучылары төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, конкурсларда, фестивальләрдә, „Старт” халыкара дистанцион конкурсларда актив катнаша. Денис Зарипов, Диләрә Дихина, Тимур Әхмәдуллинар җиңүчеләр hәм призёрлар буларак танылу алды. Дәресләрендә төрле заманча технологияләр куллана. Укучыларның фикерләү сәләтен, үз фикерен яклау, исбатлау осталыгын үстерү өстендә эшли. Укытучының шәхси сайты бар, дәрес hәм төрле чаралар барышы белән теләп уртаклаша.

Тарих буенча оештырылган район семинарларында, укытучылар өчен бәйгеләрдә, конкурсларда катнаша.Узган уку елында „Ел укытучысы” hөнәри бәйгедә лауреат булды.

Сыйныф җитәкчесе буларак та укучылар, ата­аналар белән тыгыз элемтәдә. Балаларның белемле булудан тыш,тәрбиясенә, үз-үзен тотышына зур игúтибарын юнәлтә.

...Дөнья ямьле, ашлар тәмле булсын өчен әни кирәк, дибез. Лилия Ринат кызы тырышлыгы, сабырлыгы, көндәлек хезмәте белән бәхетенә юл яра. Язмамның герое районыбызның хөрмәтле хатын-кызлары, әниләре, уңган киленнәре, алдынгы укытучылары сафыннан горур атларга лаек.

Рифина НИГАМӘЕВА.