Тутагач авылы зираты тәртипкә китерелде

Тутагач авылының имам-хатыйбы Халфәт Зараев мәңгелек йортны тәртипкә китерү хакында яза

Үлгәннәрнең — каберен, исәннәрнең кадерен бел, дигән әйтем бар халыкта. Тутагач авылы зиратын тәртиптә китерү өчен шушы көннәрдә биредә үскән þан агачлар киселде. Бик күп тутагачлылар өмәдә актив катнашты. Яшьләр дә, өлкәннәр да кушылды аңа. Өлфәт Аллаяров, Руслан Камаловлар бу саваплы эштә башлап йөрүчеләр, эшне оештыручылар булдылар.   Тутагач авылында туып, әлеге көндә район үзәгендә яшәүче шәхси эшкуар Фәрит Гайниәхмәтов агачларны егытырга үз техникасы белән ярдәм күрсәтте. Киселгән агаячлар мохтаҗ кешеләргә бирелә.

Мондый эшкә кушылган hәр кешегә авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерәм. Мәңгелек йорт тәртипкә китерү үзе зур савап икәнлеген онытмыйк.

Халфәт Зараев,

имам-хатыйб.