Балтач янә театр коллективларын һәм тамашачыларны “Тамаша”га җыя

Балтач районында халык театрларының быелгы “Тамаша” республика фестивале Фәрдүнә Касыймова һәм район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев призларына узачак.

Театр елында Балтач районында мәдәният тормышы “кайнап” торды. Ел башында старт алган  үзешчән театр коллективларының “Тамаша” район фестивале барышында район мәдәният сарае сәхнәсеннән тамашачылар утыздан артык спектакль караган.

Халык театрларының “Тамаша” республика фестивале дә  тардицион рәвештә Балтач районында уза.

—Районыбыз      театр сәнгатен үз итүчеләрне үз тарихында өченче тапкыр зур фестивальгә җыя. Былтырдан башлап бу бәйге Фәрдүнә Касыймова исемен йөртә.  Балтач район мәдәният сарае сәхнәсендә  тамашачы һәм жюри уннан артык районнан килгән театр коллективларының чыгышын бәһалаячак.  Үзебезнең районнан дүрт кооллектив үз чыгышларын тәкъдим итә,-- диде Дамир Хәмәтов, урындагы матбугат чаралалары хезмәткәрләре белән әңгәмәсендә.

—“Тамаша” фестиваленең Театр елындагы истәлеге итеп быел бәйгегә үземнең призымны да бирергә карар иттем. Фестиваль балтачлыларга гаҗәеп тамашалар бүләк итсен,-- диде  район Хакимияте  башлыгы Илгиз Субушев,    фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны сәламләп.

Театр сәнгатенең легендар шәхесе Фәрдүнә Касыймова илле елдан артык вакыт эчендә эчендә 500дән артык театр белгече үстергән.  Әлбәттә, укучы укытучысын уздырса гына нәтиҗә күренә.  Фәрдүнә Касыймованың элекке “шәкерт”ләре бүген Русиянең төрле нокталарында  зур сәхнәләрне яулый.  “Тамаша-2019” фестивалендә   аның укучысы Редик Ганиев  җитәкчелегендә Балтач районының “Балкыш” халык театры Флорид Бүләковның “Шайморатов генерал” драмасын сәхнәгә куячак.

—Хөрмәтле якташларым, туганнарым,  Театр—ул тормышыбыз көзгесе. Сәнгатькә сөюем авыр сугыш елларында башланып китте. Ул чакта район үзәгенең элекке мәдәният йортында  без  төрле әсәрләр сәхнәләштереп,  халыкның рухын күтәрергә тырыштык.  Театр бит ул халыкны тәрбияләү чарасы да. Сәнгатьсез җәмгыять юк, —  диде Фәрдүнә Касыймова  фестивальне ачу тантанасында ясаган чыгышында, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, Балтач район Хакимиятенә һәм аның мәдәният бүлегенә рәхмәтен белдереп.

“Тамаша” фестивале ачылу тантанасында балтачлыларны Республка халык иҗаты үзәгенең театр белгече Тәнзилә Калмурзина сәламләде.

--Балтач районының сәләтләр үстерүчә төбәк булуына без хәйранбыз.  Фәрдүнә Касыймова кебек ил анасы үстергән төбәктә яшәвегез белән горурланырга хакыгыз бар. Ә “Тамаша”га килгәндә  алдагы елларда ул бәлки төбәкара фестивалҗгә үк әверелер,-- диде фестивальнең киләчәгенә ышаныч баглап.

Актерлар чыгышларын шулай ук Башкортстанның Халкы артсты, Милли яшьләр тетары актеры Рәмилә Сәлимгәрәева, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,  театр эшлеклеләре җәмгыяте әгүзасы  Альмира Кыуатова бәһалаячак.

“Тамаша” республика фестивале район мәдәният сараенда районның үзешчән театр коллективы режиссер Камилә Халикова  сәхнәләштерүендәге “Балакайларым” драмасы белән башланып китте.

Тамашалар 28 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Театр сәнгатен үз итүчеләрне тамаша залында көтәләр.