Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә Әниләрне хөрмәтләделәр

Бүген Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 3 „б” сыйныф укучылары әниләрен hәм зур әниләрен Аналар көне белән котладылар

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә 3 „б” сыйныф укучылары катнашлыгында Әниләр көненә багышланган күркәм чара оештырылды. Укучылар нәфис сүзләр, җырлар, биюләр белән иң кадерле кешеләрен ­ әниләрен тәбрикләделәр. Укытучылары Флүзә Мөхлисова зур бәйрәм оештырып, күңелле мизгелләр бүләк итте.

Җир йөзендә әнидән дә газиз, әнидән дә кадерле кеше юк. Ана кеше төннәрен керфек тә какмый, бары тик баласын кайгырта. Шушы чарада бөек затларга мәдхия җырладылар, бары тик аларны данладылар.

Иң тәүдә укучылар әниләрен шигúри юллар белән тәбрик иттеләр. Өч әни Гөлназ Кашанова hәм аның кызы Назгөл, Гөлчәчәк Кашапова hәм аның кызы Алина, Инзилә Абрарова hәм аның кызы Динә төрле биремнәрне үтәп, кайсысы иң яхшы Әни исеменә лаек икәнлеген тикшерделәр. Кем җиңүче? Әлегә ул сер...

Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында таныша аласыз.

Рифина ГАЛИЕВА.