Балтач районы авылларында проект сайлау җыелышлары уза

21 Ноябрь, 2019 - 15:49

Көндәшледә алдагы елда урындагы башлангычларны  яклау программасын тормышка ашыру өчен «Дан»скверы территориясен төзекләндерү һәм аңа җиһазлар сатып алу проектын сайладылар.

Авылларда 2020 елга урындагы башлангычларны  яклау программасын тормышка ашыру өчен проректлар сайлап алу мәсьәләсе каралган   йомгаклау җыелышлары дәвам итә.   Шушы көннәрдә Көндәшле авылында узган җыелышта да урындагы башлангычларны  яклау программасын тормышка ашыру өчен прорект сайлап алу мәсьәләсе карадылар  Көндәшлелеләр «Дан»скверы территориясен төзекләндерү һәм җиһазлар сатып алу проектын сайлады! Җыелышта катнашучылар алдында район мәдәният сарае һәвәскәрләре  концерт программасы белән чыгыш ясады

  Чыганак.