Бәхетсезнең үлеме дә вакытсыз

Түбән Кансөяр авылында гомер итүче Җиhанур ХӘБИБУЛЛИНның язмаларын күпләр яратып укый. Чираттагысы да аның тетрәндергеч язмышлар турында

Кадерле гәзит укучылар, язмаларым дөнья күргәч миңа шалтыратучылар күп булды. ”Минем өчен бала тапмагансыңдыр бит”, „Чү-чү, бөк көянтә — баерсың” дигән мәкаләләремне укыгач, безнең баштан узган, хас без күргән, без кичергән вакыйгаларны язгансың, дип шалтыраттылар. Кешеләрнең битараф калмавы кулыма янә каләм алырга мәҗбүр итте. Чираттагы язмам яшь кенә кызларның сугыштан соң күргән михнәтләре турында. Өч ятим кыз Мәгафия, Мәгъсүмә, Глимзифаны урман кисәргә җибәрәләр. Өсләренә кияргә юньле киемнәре дә юк. Ашарга ризыклыра беткәч, шушы кызлар өйләренә кайтырга мәҗбүр булалар.Рәис боларның кайтканнарын ишетеп, иртән иртүк конторга чакырта. „Нигә качып кайттыгыз?”,— дип аларга җикеренә, котырына башлый. „Ашарыбызга бетте, шуңа кайттык”, — дип кызлар акланырга керешәләр. „Әйдәгез мин сезне ашатам”,— дип аларны тышка урамга алып чыгып китә. Кулына камчы алып кызларны тирән кар өстендә „йөздертә” башлый. Кызларның берсе: „Аякларым өши, кайткач бердәнбер ыштанымны юып куйган идем, ул кипмәде. Өебез салкын. Ягарыбызга утыныбыз юк. Күршеләрдә кундык. Әти-әнием булмагач, күлмәгем дә ертык. Зинhар, кардан чыгар”,­—дир ялвара-ялвара елый. Бертуганы Мәгъзүмә бер кат ыштанын салып аңа кидертә. Рәис бу мескеннәрне күпме кар буйлап кугандыр, әмма кызлар бик нык өшиләр. Өсләренә кияргә киемнәре юк, әниләреннән калган иске бишмәт, ул да ямалып беткән. „Контора җылыдыр, җылынып кайтырга дип кенә килгән идем”, — дип елый теге кыз ыштан кигәндә.

Мин бу сүзләрне кемдер укып көлсен яки шул вакытларны искә алып тиргәсен өчен язмыйм. Меңәрләгән яшь кызлар шундый мыскыллауларга дучар булган бит. Булачак әниләрне нигә шул кадәр кимсетергә, рәнҗетергә соң? Яшь кенә гомерләрен әрнеп үтәргә дучар булды алар. Урманда агач кисеп, бүрәнәләр күтәреп интеккән кызларның яшьлекләрен юкка чыгарып, арытабан бала тап — тапмасаң баласызлыкка салым түлә дип интектерәләр. Киләчәк буын кирәк булгач — югарыдагы түрәләр ни өчен шул кадәр үз халкын язаларга юл куйган? Бу башка сыймаслык хәлләр.

Шушы өч кыз бар гомерләрен колхозда тырышып эшләделәр. Ни сәбәпледер алар тормышка чыкмадылар. Алар колхозның „җигелеп эшләгән атлары” булдылар. Кызларның берсе тормыш йөген озак тарта алмады, үпкәсенә салкын тиеп, суык өйдә туңып үлде. „Елап калырга баласы юк. Ярый, котылган”,— дияр берәүләр. Әмма аның үлеменә рәиснең каты ачуы чыга. „Бәхетсезнең үлеме дә вакытсыз”,— дип җикеренә ул. Ни өчен дип аптырарсыз? Чөнки соңгы юлга озатырга кешеләрне зират казытырга җибәрергә кирәк. Эш кала. Ә бу эшләмәгән кеше хәзер ник кирәк?

Мәгафия апаның тормыш юлына тукталып, аның кайда эшләгәннәре хакында язып үтәм. Кайда авыр эш — шунда Мәгафия. Утын кисү, печән чабу булсынмы— ул берсеннән дә калмый. Кибән, эскерт салу булсынмы — аның башында торырга шушы кызны мендерәләр. Кибән башында торырга курыкмаган, башы әйләнмәгән, астан биргән печәнне үрелеп алып, аны яңгыр үтмәслек итеп тигез тараткан —бары тик Мәгафия. Күпме көч, түземлек кирәк. „Ул оста, ул менсен, егылып төшеп үлсә дә ярый”, —дип аны өскә мендерәләр.

Әмма шушы кешенең бер кадере дә булмавы минем күңелемне әрнетә. Аның 40 килограмм ашлык өчен әрнеп елавы әле булса күз алдымда. Җитмешенче еллар ахыры. Безнең колхозда — янә яңа хуҗа. Монысының камчысы юк, аяк белән дә типкәләми, әмма кулына урындык күтәреп йомыш белән кергән кешегә ташлана икән дигән имеш-мимеш сүзләр йөри башлады. Иптәшем дә рәиснең ярыйсы гына сугыш чукмары булуы турында ишетеп кайткан „Үз күзең белән күрми, чын булса да кеше сүзенә ышанма”, —дигән әйтем бар бит. Мин бу сүзләр гайбәттер дип уйладым. Акылга зәгыйфь кеше генә калганнарга урындык белән ташлана бит. Үз күзем белән күргәч кенә моңа ышандым.

Хәл болай килеп чыкты. Колхоз ул елларда халыктан орлыкка бәрәңге җыя иде. Моның өчен ашлык бирергә вәгъдә иттеләр. Без өч центнер тапшырдык. Менә ашлык бирер вакыт та җитте. Килешүне тотып, складка килдек. Мөдир сезгә ашлык юк, менә кызыл сызылган дип кәгазьләрен күрсәтте. Сораштыра торгач, сәбәбен дә ачыкладык. Атларга дип үз кулым белән эшләгән кирәк-яракларны колхозга бирмәгән булып чыгам. Килешүемне тотып рәис янына бармаудан чара калмады. Иптәшемә кайтып: „Син сыер савасың, бар әле”,— дип ялындым. „Алла сакласын, без аңардан фермага килгәндә дә күреп калсак— качу ягын карыйбыз”, — дип җаваплады.

„Көзге әтәч” янына үземә барырга туры килде. Менә мин хуҗа бүлмәсендә. Килешүне күрсәттем. „Ашлык юк, хөкемәткә тапшырдык” , —дип кырт кисте ул. Мин дә бирешмим, үземнеке сөйлим. Сүз көрәштерә башлагач, рәис кинәт кенә торып басты дам чүт төймәләрен теге якка бу якка йөртә башлады. Әллә инде халык сөйләве дөрес дип, мин дә алышка әзерләнеп, якындагы урындыкка тотындым.

Нәкъ шул вакытта конторага Мәгафия апа килеп керде. Кыяр­кыймас кына сүз башлады. „Мин сезнең янга   йомыш белән килгән идем, миңа әзрәк ашлык язганнар иде,список киткән, диделәр. Ала алмый калдым. Быел күп эшли алмадым, сәламәтлегем дә шәптән түгел. Кырык килограмм ашлык кирәк иде”, —дип ялынды. Рәис миңа әйткән җавапны аңа да кайтарды. „Мин белмим, бар бухгалтериягә кер” ,—дип акырды. Карчык кергәч, бухгалтериядәгеләр рәиснең „әйе” дигән сүзе, рөхсәте генә кирәк дип аңлатып чыгарганнар. „Ашлык бетте. Әйткәнне аңламысың мени син. Кырып-себереп хөкүмәткә озаттык. Өйдә ятканнарга түгел, бүген эшләгәннәргә дә юк әле, сезгә ашарга, ә миңа план үтүргә кирәк”,—дип җикеренде.

„Мин бит бер көн дә калмый шушы колхозда эшләдем. Минем беркемем дә юк. Умачлык та оным юк. Магазинда он да, ипи дә сатылмый. Ачлык елларында ачка үлми калып, бүген ачка үлиммени. Бирегез инде, зинhар”, — дип әрнеп елый башлады. Ул күпме еласа да рәиснең күңеле йомшармады. Киресенчә ул „Бар, монда елап торма, чык, эшемә комачаулыйсың, хөкүмәттән сора”, — дип аны куа башлады.

„Амбарда күпме ашлык капчыкларын күтәреп хөкүмәткә ашлык озатканмындыр. Эшләгән чагымда бригадир капка төбеннән китмәде. Көчем беткәч, мине күргәч тә кача”, —дип елый Мәгафия апа. „Мин сезнең ишеләргә ашлык таратып партиядән куылыр башым юк”, — дип олы яшьтәге апаны ишектән төртеп үк чыгарырга тырышты.

„Харап икән, минем 40 килограмм ашлык белән колхозны алга җибәрерсең инде. Син тизәктән балан чүпләгән бәндәсең икән, —дип елый-елый, каргашып чыгып китте.

Ул елны ашлык шулкадәр уңды. Гектардан 40 центнер чыккан урыннар булды. Комбайн уралмаган, егылган урыннарны кул белән урдылар. Вакытында колхоз өчен җигелеп эшләгән апага 40 килограмм ашлык җәл булсын әле. Таза чакларында көн саен алтын йомырка салган тавыкларны мактап-мактап тагын да зуррак — көнгә икешәрне сал, дип йөкләмә бирделәр. Мәгафия апа шикелле бар тазалыгын бетереп, колхозда көч түгеп, ач, суык өендә, ач яткан кешеләр азмыни?

Авылыбызның бәхетсез бер гаиләсе турында гына яздым. Алар ил буенча күпме булгандыр. Бу урында язмамны туктатсам ул тулы булмастыр.

Бер гонаhсыз кешеләрне халык дошманы ясадылар. Аларны үтереп, гаиләләрен урамга куып чыгардылар. Ир кеше кадәр ир кешенең, сабый бала кебек елавын күрү икеләтә кызганыч. Авылыбызның иң көчле, җигәрле, берүзе биш кеше йөген күтәргән, печән вакытларында ат сыман эшләгән Батыр исемле ир-ат турында язып үтәсем килә. Исеменә җисеме туры килгән кеше иде. Шушы ир картайганчы колхозда бил бөкте. Төзелеш вакытларында бүрәнәнең нәзек башыннан 3-4 кеше күтәрсә, юан башыннан берүзе күтәрә иде. Үзе кебек пәhлеван дүрт ул бер кыз үстерде. Түбән Кансөяр авылының җиләкле тавын белмәгән, анда күтәрелмәгән, татлы җиләкләрен авыз итмәгән кеше районда сирәктер. Вакытында 1 Май бәйрәмнәрендә күрше авыллардан олысы да, кечесе дә бирегә килә торган иде.

Шушы тауның башыннан Батыр хаклы ялга туктагач печән әзерләргә уйлый. Үзе чапкан печәнне күтәреп өенә ташый. Моны бригадир күреп кала, ник хөкүмәтнең печәненә тиясең дип янаша башлый. Тауга техника менә алмагач, эшчеләргә Батыр чапкан печәнне сәнәкләп ташырга боера. „Тимәң инде, зинhар, печәнне мин әзерләгән идем ит”, —дип ялына Батыр карт. „Кем кушты сиңа тау башында печән чабарга, ничек кирәк шулай эшлим, син кем булдың монда миңа акыл өйрәтергә...”, — дип әллә нинди кабәхәт сүзләр белән җикеренә бригадир.Шушы мескен карт печән өчен түгел, оныгы алдында шушы каргыш җыеп йөргән бәндәнең аны әллә нинди сүзләр белән мыскыл итүенә гарьләнеп елый. Үз гомерендә бер дә ишетмәгән сүзләрне оныгы алдында ишетү hәм бригадир алдында көчсезлеге аны гарьләндерә.

Колхоз өчен туган янә бер кеше Заhит турында да бәян итәсем килә. Үлгәнен белми колхоз өчен эшләгән кеше ул. Ашлык уңсын дип кечкенә чана белән басуга тирес тышый торган иде. Аны күпләр акылга зәгыйфь дип санасалар да, ул эштән башканы белмәде. Күзәй ягында Заhит кечкенә аланчыкта печән әзерләгәндә була бу кызганыч хәл. Бригадир ул әзерләгән печәнне дә төяп алып китәргә эшчеләр алып килә. „Тимәң, берүк, ничәнче көн сызлаган аяк-кулларым белән әзерләдем”, —дип кычкырып елый Заhит. „Кит, сантый, камчы белән тартырмын, атым белән таптатырмын”, —дип әшәке сүзләр белән шушы адәмне куа башлый. Колхоз рәисенә ярыйм дип, тәмам чыгырыннан чыгып, кешеләрне рәнҗетә. Ћәр кән иртә таңнан тәрәзә төбенә килеп, эшкә чык, дип җикероеә. Өйдә кул балаң бармы, авыру әти-әниең түшәктә ятамы— алар барысы да аның өчен „караңгы”. Иртән иртүк тын авыл бригадирның пычрак сүзләреннән яңгырап тора. Үзеңне якларга берәр сүз әйтсәң, бригадир: „Миннән көлә алмыйсыз, минем ике улым үсә, кирәгегезне бирерләр әле”, —дип яныша.

Мондый хәлләр бездә генә түгел, дөньяның бар почмакларында булгандыр. Башкортстанның күп авылларында булдым. Кайда да эшләгән кешедән көлү. Авыл халкының җанына тигән— печән hәм утын әзерләү вакытлары үтә дә кызганыч. Авыл җитәкчеләре сезгә без хуҗа, дип ничек кирәк шулай авылдашларын мыскыл иттеләр, көлделәр. Ярый, Аллаhы Тәгалә бар. Барысын да тигезли, урынына куя.

Җиhанур ХӘБИБУЛЛИН,

Түбән Кансөяр авылы.