„Көй туктамады ич...”

Афзал үзен белә-белгәннән гармун уйный. Күршеләрендә яшәгән атаклы Гомәр картның гармумын ару гына сайрата башлагач, әтисе Курач базарыннан үзенә ялтырап торган хромка бүләк итте. Шул көннән эше хутка китте егетнең.

Гармуны — бар булмышы. Дүрт улы белән дүрт кызына да моң җене кагылган. Барысы да әтиләреннән ким сайратмыйлар гармунны. Афзал белән Салих  очрашсамы?! Алар күрешсә, Афзал гармунынын да үзе белән алган булса, авылдашларына концерт күрсәтми калмыйлар. Салих күкрәк тавышы белән “Шахта”, “Рамай”, “Арча”, “Сарман” көйләрен сузып җибәрсә, хатын-кызлар мышык-мышык борын тарта, күрәсең, яшьлекләрен сагына. Шул гармун белән мәҗлесләргә йөреп салгаларга да өйрәнде инде Афзалыбыз. Кияәү егете, гармунчы сыйфатында ул тулыландырмаган туй тирә-якта калдымикән? Мөгаен, чордашлары арасында юктыр да. Салып алса гармунын калдырмый Афзал. Авылда бригадир ул. Болында печән чапкан, печән җыйган колхозчыларны җырлатып, биетеп кайта. Эш арасында тамак ялгарга тукталган минутларда Афзал кулында тынмый сайраган гармун моңына кушылып җырлап, дәртле биюгә төшеп бил, аяк яздырып таралалар. Эшләп арып, алҗып түгел, күңел ачып, ял итеп өйләренә таралышалар. Афзал башка берәр мәшәкать туып басуга бара алмый калса, печәнчеләрнең авызы чабата бавы кебек сәленә.

“Җыр күтәрә, җыр яшәртә, моң яшәтә кешене!” Афзал сүзләре бу. Ул шулай ди. Ни җитте җыр көйләрен уйнатырсың Афзалдан? “Күңелне айкамагач, таш йөрәкләрне эретерлек булмагач, җыр буламыни ул?” дип кенә җибәрә абзыегыз. Алар олыгайгач чыккан эстрада җырларын уйнавын сорап караган иде авылдашлары. Тыңлады да: “Бу җырмени? Моның нәрсәсен тоясың? Нәрсәсен халыкка бирәсең?” — дип, гадәттәгечә, кул гына селтәде. Күп сөйләшеп бармый ул. Әйтә дә, бетә. Аның репертуарын „Сарман”, „Арча”, „Шахта”, „Имәннәр шаулый”, „Гөлҗамал” кебек озын көләргә салынган мәгънәле сүзләрдән торган җырлар урын алганын белә  авылдашлары.

Салих та, Афзал да иртәрәк туганнар. Яшьрәк булсалар, әллә нинди уку йортларын тәмамлап, профессиональ җырчы, музыкант булып танылырлар иде. Уку эләксә тиңе юк музыкант, җырчы булырлар иде, мөгаен. Юк инде. Андый теләкләре булмады ике дусның. Салих — бригадир ярдәмчесе.

Бүген тагын очрашты дуслар. Икесе дә кызмача. Әллә сүз берләшкәннәр, гармунын кочаклап тыкырык башында Афзал күренүгә, капкадан Салих та чыкты. Ым белән генә исәнләштеләр дә, елга буена юлландылар. Ар ташыган мәл бит! Авылны икегә бүлеп аккан елгадан боз китә. Күпер башына чыгып боз китүен теләкләр тели-тели карап калу авыл кешесенең гадәтенә кергән. Беренчеләрдән булып елга янына Афзал белән Салих килеп җиттеләр дә, күпернең өске ягына аякларын салындырып утырдылар.

Афзал кулындагы гармун “телгә килүгә” Салих, җыр сузды. И, моңлы да җырлый Салих! Йөрәкләрне җилкендерә, күңелнең әллә кайсы кылларын тибрәлдерә моңы! Гармунчысы да җырчыны тыңлап уйный. Көйнең борма-борма урыннарын урап-урап, җиренә җиткереп, соңгы ноктасына басып уйный, валлаһи.

Әйтерсең, тыңлый торгач, ярларына тулышып аккан ташкын суы да көй белән кушылып бер нота хасыйл итә.

Афзал уйный, Салих җырлый. Бер-берсен тыңлап, ишетеп, күңелләренә тулышкан моңны тирә-юньгә сибәләр. Аларга берни кирәк түгел. Бу минуларда берәү дә комачаулый алмый аларга.

Күпер янына халык җыелды. Мал янында йөргән җиңгиләр — Афзал белән Салихның хатыннары да күренә. Авылдашлары ымлый, кычкыра, күпердән чыгарга куша. Салих, җырлаган җиреннән торып басарга уйлаган иде, Афзал кулы белән бер генә селтәнде. Салих урынга утырды, җыр дәвам итте.

—Чыгыгыз! Күпер белән бергә агасыз бит!

Инде байтак еллар элек авыл кешеләре катнашлыгында колхоз көче белән имән баганалар утыртып кына эшләнгән күпер, бик тузган, искергән. Соңгы елларда техникага идарә иткән ирләр дә шикләнеп кенә чыга аннан. Өрлекләре черегән күпер менә-менә җимерелергә тора.

Бу дөньяда үз моңнарына күмелеп юаныч тапкан Афзал белән Салих елгада ташкын суының күренеп артуын, әллә кайдан калын боз кисәгенең пәйда булуын шәйләмәделәр, бу аларга кирәк тә түгел.

Яр читендә кайнашкан авылдашлар гына күпер читендәге ныгытмаларның “ыңгырашканын” ишетте. Ә Афзал һаман уйнавын белде, Салих дустына кушылып җырлады. Күпергә килеп тыгылган боз кисәкләренә дә исләре китмәде көн геройларының. Елга ярына якынлашкан хатыннары, хәйран тамашаны күзәткән ир-атларга  кулларын болгый-болгый кычкырдылар:

—Үлә бит бу юньсезләр! Ташкын белән агып юк булалар бит! Коткарыгыз! Коткарыгы-ы-ыз!

Афзал белән Салихтан өлкәннәр дә, алардан яшьрәкләр дә күпер башына утырып моңланган сандугачларга якынаеп “комачауларга” тырышып карадылар. Афзал кул селтәүгә, килгәне берсе борылып ярга атлады.

Зур боз кисәге көчле дулкын белән агып килеп вак кисәкләр өстенә каплануга, күпернең өрлекләре шарт итте. Ах! Ике ярны тоташтырган күпер ярдан аерылды да, агым уңаена кузгалды.

—Агып кына киттеләр, агып кына киттеләр!.. — Хәтәр күренешне күзәткән хатын-кыз чәрелдәште. Ир-атлар, кайсы кайдан озын колга юнәтеп агым уңаена түбән таба йөгереште. Ә күпер өстендәге тимер чыбыклар белән ныгытылган бүрәнәләр сал сыман йөзеп китте. Сал өстендә калган Афзал һаман уйный, Салих җырлый. Әйтерсең, бу хәл аларга тамчы да кагылмый.  20—30 метр ара агып төшүгә, эре боз кисәкләре моңлы сандугачлар утырып йөзгән “сал”ны ярга якынайтып читкә этәрде. Бу могҗизави хәлдән оста файдаланган ир-атларның юне җитте. Ике баһадир озын колганы ике бүрәнә арасына кыстырып, су өстеннән агып барган күпер өстен тартып ярга якынайттылар. Итек эчләре су булган Афзал белән Салих инде ничәнче тапкыр “Сарман”ны суза иде.

—Үзеңне уйламасаң, балаларны, мине уйлар идең. Нәрсә дип җимерек күпер башына чыгып уйныйсың? Башка урын беткәнме? — дип тетмәсен тетте Афзалны хатыны. Афзал, дәшмәде.

—Афзал, Афзал инде. Ә син ни дип һаман кымшанмый да утырдың? Җырлавыңнан туктап чыгып китсәң, Афзал да кузгалыр иде... — дип ярсыды Салихка авылдашлары.

Салихның, исе дә китмәде:

—Нигә алай дисез? Ничек туктыйм? Көй туктамады ич...

P.S. Афзал абый да, Салих абый да вафатлар инде. Алар калдырган матур истәлекләр авылдашлары күңелендә яши. Яз саен, Ар елгасыннан боз киткәндә яр буена килеп, тимер-бетон белән ныгытып салынган күпергә басып маҗаралы хәлне искә алалар, яшьләргә сөйлиләр. Ә алар башкаруында авыл өстендә яңгыраган җырлар, ул моңнар Афзал абый белән Салих абый җыры булып калды.

Бүген мин яңарткан истәлекләр рухларына дога-рәхмәт булып барып ирешсен!

(Исемнәр үзгәртеп алынды)