Хикәя

Палатада бөркү һава иде. Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары Мәдехәтнең битен сыйпады...

Авыр иде аңа. Ап-ак стеналардан салкын бөркелә. Ирнең кул-аяклары бинтка уралган. Кузгалыйм дигәч, кыймылдый алмады, ыңгырашып куйды. Шуны гына көткәнмени, ак чырайлы, ап-ак киемле фәрештәдәй шәфкать туташы янына килеп басты:

—Хәерле сәгатьтә... уяндыңмы, Мәдехәт әфәнде? Ач, ач күзләреңне, курыкма! — “Фәрештә” ирнең беләгеннән системаны ычкындырды.

—Миннн... оззззаккк... яттымммы мммонда-а-а?

—Тынычлан. Әлегә реанимациядәсең. Тиздән палатага чыгарырлар. Бүген сине китерүләренә унынчы көн.

—Ы-ы-ыһ... Унннынннчы кккөннн?!.. Ы-ы-ыһ... Чччәччүү... чччәчччү яна... А-а-ах!

—Бернәрсә дә янмый! Борчылмагыз. Хуҗалыгыгызда чәчү эшләре гөрләп бара. Хәлегезне белергә килгән дусларыгыз сөйләделәр.

Барырга шул тикле теләмәгән иде Мәдехәт „Балкыш” колхозына. Ай-ваена карамый күндерделәр. Аңа кадәр эшләгән Сайранов саулыгы какшап гариза язгач, Мәдехәтнең кандидатурасын тәкъдим иткәннәр, гомум җыелышта күпчелек тавыш җыеп сайланып куелды.

Хуҗалык начар  түгел. Терлекләр саны да, ит, сөт җитештерү буенча да күрсәткечләре ярыйсы. Эшләрдәй механизаторлары бар белән юк арасында. Техника паркын яңартканнар. Хезмәт хакын начар алмыйлар. Яшьләр читкә йөреп эшли. Эчкәне эчә. Менә дигән ике яшь механизатор эчә башласа, туктый белми. Андый бәндәгә хуҗалык техникасын ышандырып тапшыр да, эш эшләнер дип көт инде...

Чәчүне башкарып чыгу борчуга салды Мәдехәтне. Чәчүлекләр киң. Эшләргә кирәк. Орлыклык материал җитә. Техникага утыртырга кеше җитешми дип чәчми калу тавык көлкесе. Кемгә барып төртелергә? Нишләргә? Яңа елда хаклы ялга озаткан алдынгы механизатор Тәлгать картка барып киңәш иткәндә? Гомере буе трактор йөгәнләгән карт сүземне аска калдырмас?

Язгы иртә. Урамнар яшеллеккә күмелгән. Тирәкләрдә кошлар сайрый. Башка вакыт булса, Мәдехәт үзе дә аларга кушылып көйләр иде. Бүген көйләү кайгысы юк.  Тәлгать карт  яшәгән йортның капкасын ачып керүгә оҗмах ишеген үткәндәй булды Мәдехәт. Төзек, буяулы йорт, каралты–кура күзләрне иркәли, йорттагы ямь-яшел үләндә чүпләнеп йөргән чуар тавыклар белән кәттә әтәч йортны ничек ямьли! Йортка мичтә пешкән икмәк исе таралган! Ата-анасы исән чагындагы Мәдехәтнең туган йортын хәтеренә төшерде мондагы күренеш. Үзенең әлеге йортын күз алдына китерде. Коймаларына кадәр кирпечтән өйдерде, мунчаны кышын да җылы тотар исәп белән газ ягулыгына тоташтырып өйгә кушып төзетте. Йорт эче тротуар плитә, дүрт почмакта арыслан сыннары, кечкенә фонтан утыра, әкият илен хәтерләткән чатыр, җәйләрен башларны әйләндерерлек гөлләр үсә... Өйнең эчендәгесе аннан да текәрәк. Ирнең җаны гына тыныч түгел. Соңгы арада өенә кайтып керәсе дә килми. Хатыны да нәфесен тыя алмый. Тегесе кирәк, монысы юк. Алсаң, анысын алмаска иде, башкасын карыйсы булган, дип ваксый. Дуслары күп. Ял саен кайсы да булса килә. Шәраблар эчеп, мунча кереп, күңел ачып таралышалар. Алар артыннан өйдә, йортта сәер әйберләр дә тапкалыйлар... Әллә?! Төрлесен ишетергә туры килә Мәдехәткә. Андый-мондый да шикләр йөрәген чеметкәләп үтә...

Мәдехәт тимер тавышы килгән келәткә күз салды. Тәлгать карт китмән үткерли икән.

—Килеңме, энем? Килгәч, уз. — Карт, эшен читкә куйды. Кунагын өйгә чакырды.

Хуҗабикә иртәнге сәгать белән мичтән ипиен, эремчек шәңгәсен алган, сепаратын аерткан, кайнар чәен өлгерткән. Каймаклап, баллап чәй эчкәннән соң йомышын әйтте Мәдехәт. Җавап ул көткәнчә яңгырамады:

—Нәрсә, энем, миннән көлүең шулмы?

—Нишләп көлим, Тәлгать абзый? Киресенчә, сезгә ышанып килдем. Пенсиягә озаттылар да, оныттылар дип үпкәләп ятмагыз. Сез бит әле көчегездәге кеше!

Картның чырае бозылды. Кашлары җыерылды.

—Энем, мин бу көнне гомерем буе көттем. Утыз җиде ел буе җәен-кышын салкын тимер эчендә, гөрелте тавышында эшләп кара да, аннары әйтерсең. Юк, булмый, бармыйм!

—Соң, Тәлгать абзый, мал-туар карыйсыз, фуражы, саламы кирәк. Бәлки, уйларсыз, ә?

—Мин әйттем: Юк! Әнә, яшьләр эшләсен! Безнең дәвер үткән.

—Яшьләр эчкене алга алган шул, абзый. Булырдайлары читкә йөреп эшли...

—Анысы шулай, энем. Мин үз сүземне әйттем.

—Ә бәлки... сезнең улыгыз?..

—Минеке дә читкә йөреп эшли. Шушы көннәрдә кайтырга тиеш.

—Ул чыга алмас микән?

—Күптән балигъ булган бала өчен җавап бирә алмыйм.

...Кәефсез чыкты Мәдехәт Тәлгать карт йортыннан. Башын иеп машинасына утырганда күз аллары караңгыланып куйды. Басуларны әйләнеп кайтырга уйлады. Авылны чыкканда тыны бетә, эсселектән күкрәге яна башлады. Машинасының пыялаларын төшерү дә хәлен җиңеләйтмәде. Изүен ычкындырды. Бордочоктан алып су эчте. Башкасын хәтерләми...

Бүген аны палатага чыгардылар. Ике урынлык палатада ялгызы. Өч көннән калага озатачаклар. Дәвалаучы табиб шулай карар иткән. Сынган кулы гипста. Тәненең сыдырылган урыннары төзәлеп килә.

Иртән Саниясе килеп китте. Борчылудан ул да ябыгып киткән.

Төштән соң яңгыр явып үтте. Тагын басу эшләренә комачаулады, дип көенде Мәдехәт. Телефонын да бирмиләр. Борчылырга, озак сөйләшергә ярамый, диләр.

Йокымсырап ята иде. Ишекне кактылар.

Тәлгать картның улы килгән.

Пакет-пакет күчтәнәчләр өләшеп хәл белеште, җитәкченең тизрәк савыгуын теләде.

—Исән-сау кайттыңмы?

—Шөкер. Җәй буе авылда булачакмын, Алла боерса. Бер ияләшеп китсәм, бәлки, калырмын да әле...

—Шаярмаааа..., егет, шаярмаааа...

—Шаярмыйм! Әле бер дә шаярмадым. Иртә культуралар чәчүне төгәлләдек. Менә бүген җылы яңгыр явып үтте. Безнең тырышлыкны хуплады ул!

—Син?.. Әллә?.. — Мәдехәт, егеткә текәлеп карады. Күзләре яшьләнде.

—Әйе. Без чәчүдә. Эшлибез. Эшләячәкбез!

Бу минутларда Мәдехәт дөньядагы иң бәхетле кеше иде.