Тушкырлылар Мәүлид бәйрәменә җыелды

Тушкыр авылында дини бәйрәмнәр зурлап үткәрелә. Авыл мәхәлләсендә үткән Мәүлид кичәсенә дә тушкырлылар күп килде.

Мәүлид кичәсе... Башка төрле әйткәндә, Мөхәммәт (с.г.в.)нең туган көне. Олы шәхесне котлап, искә төшереп дога кыла торган көн. Бу көнгә хөрмәт күрсәткән кеше Пәйгамбәребезгә хөрмәт күрсәткән була. Пәйгамбәребезгә хөрмәт күрсәткән Аллаһның әмерен үтәп, анын рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешкән була. Мәүлид — ул хушлашу көне дә. Пәйгамбәребезнең вафат булган көне.

Тушкыр авыл мәхәлләсендә Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Рамил хәзрәт вәгазь-нәсыйхәт укып башлап җибәрде. Аннан соң Пәйгамбәребезнең тормыш юлын, тормыш үрнәкләрен, нәсыйхәтләрен, вафат булган көнен искә төшереп Коръән укып, тәкъбир әйтеп, Салаватлар укып үтте. Өстәп Әлфинә Гайнаншина Пәйгамбәребезнең тормышыннан аерым мизгелләрен сөйләп үтте. Ялилә апа Усманова "Әл-Ихлас" сүрәсенең фазыйләтләре турында сөйләде. “Әл-Кәүсәр" (Муллык) сүрәсендәге 10 санының могҗизаларын сөйләп үттек. Әкълимә апа Мусабированың борынгы көй белән мөнәҗәт әйтүе, Әлфинә Гайнаншина белән Гөлшат Ихсанованың мөнәҗәт әйтүләре күңелгә бик хуш килде.

"Яшәү бүләк", "Иман китерергә вакыт җиткән һәммәбезгә" дигән шигырьләрне бик яратып тыңладылар. Барлык килгән халык белән "Мәүлид ае мөнәҗәте"н башкардык..

Мәүлид мәҗлесенең бәрәкәтен Коръән, сөннәт кенә түгел, тормыш үзе раслый. Тәҗрибә әһелләре: "Әгәр дә бер йортта шәригать кушканнан артыган кыланмый Мәүлидмәҗлесе үткәрелсә, ул йортка күктән бер нур иңәр һәм гөнаһлар эшләнмәсә бер ел дәвамында сакланыр, ул йортка шайтан-пәриләр, сихер-зәхмәтләр, керә алмас," диләр.

Мәүлид мәҗлесен һәммәбез дә үткәрик дигән уйлар белән Мәүлид чәе эчеп, өстәл артында бик озак сөйләшеп утырдык.

Ралия СӘГЪДИЕВА

Фото ачык чыганаклардан