Түбән Карыш авылын сәнгать җанлы итә

Түбән Карыш авыл мәдәният йорты районның мәдәният тормышында активлык күрсәтә. «Юлдаш» hәвәскәр театр коллективы "Тамаша" район фестиваленнән дә читтә калмады.

2019 ел —Театр елы баш астында дәвам итә. Үзешчән  театр коллективларының  „Тамаша” район фестиваленнән Түбән Карыш авыл җирлеге һәвәскәрләре дә читтә калмады.

Күптән түгел    Түбән Карыш мәдәният йортының Лилия Фәүзетдинова җитәкләгән  «Юлдаш» hәвәскәр театр коллективы     Кәбир Акбашның «Сипкелле кыз» комедиясен район мәдәният сарае  сәхнәсендә  куйды.

Шул ук спектакль белән  һәвәскәрләр 3 ноябрь көнне авылдашларына бәйрәм бүләге итеп чыгыш ясадылар . Мәдәният йорты тамаша залы тулы иде.

Түбән Карышта жыр-моңны, сәнгатьне яраткан кешеләр яши. Кыска вакыт эчендә артистлар төп эшләреннән, гаиләләре, балаларыннан тыш комедияне тиешенчә сәхнәләштерүгә ирешеп тамашачыга житкерә алдылар.Ата-ананын балага карата, балаларнын ата-анага карата  мөнәсәбәте сәхнәләштерелгән. Шулай ук эчкечелек анын нәтижәсе буларак төрле фажигаәар , буйдаклык , яшьләрнен авылда калмавы , байлык һәм хәеррчелек сурәтләнә. Рольләрне Эн6е- Рәилэ Габдрахманова, Сәербикэ-Гөлсем Хәсәнова, Магаш- Фәрит Сәхәпов, Казнагол – Рида Гомәрова, Коппениса-Рәилэ Мөнирова, Шамилә- Рәфидэ Хәбирова, Камилә- Әлфия Шәяхмәтова, Эдик – Азамат Хәсәнов. Сәхнэгә яшьләрне үз артларыннан ияртеп алып чыгу бик шатлыклы күренеш. Рольләрне җиренә җиткереп башкаруларына режиссер Лилия Фаузетдинова күп көч салды. Һәвәскәр артистларнын уйнавын тамашачы алкышларга күмде. Спектакльнең унышлы чыгуында район мәдәният йорты хезмэткәрләре Камилә Халиковага, Әлфинэ Нуркаевага, Шаһит Фахруллинга, Айзат Файрушинга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Гомумән алганда, Түбән Карыш мәдәният йорты яше карты өчен гөрлэп тора.

Монда төрле мәдәни чаралар , әйтергэ кирәк бер бәйрәм дә билгеләнмичэ калмый. Барлык мәдәни чараларны оештыруда башлап  йөрүче  салган Лилия  Фәүзетдиновага  авыл халкы бик рәхмәтле.

Әлфинә  ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА