Тушкырда үз төбәкләрен яраткан халык яши

Олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк, дигәннәр борынгылар. Авылларыбыз елдан-ел картаеп, кечерәеп барса да, анда яшәгән кешеләрнең саны кимеп, эшкә яраклылар азайса да, гомерләре шушында үткән кешеләргә адәмчә яшәргә, тормыш алып барырга кирәк. Тушкырлылар нәкъ шулай итәләр дә...

Күпләр шушында ата-баба нигезен ташламый, киресенчә яңартып, еллар дәвамында колхоз производствосында эшләп, район, колхозның алдынгылар сафында булуына үз өлешен кертеп яшәгән, мал-туар, кош-корт асрап авыл тормышын гөрләткән.

Бүгенге көндә авылларда күплечек олы кешеләр яши, шунлыктан авылны төзекләндерү, чүп-чардан тазарту, яшәү өчен уңай шартлар булдыру эшләрен оештыру җиңелдән түгел. Шулай да Тушкыр авылы старостасы Айрат Вахитов Айрат шушы үзенчәлекләрне аңлап, Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Булат Әгъләмов белән берлектә халыкның көнкүрешен яхшырту, яшәргә уңай мохит булдыруда башлап йөрүче. Агымдагы елда гына да эшкә яраклы кешеләр катнашлыгында өмәләр оештырып, бигрәк тә язгы, җәйге сезонда күп кенә эшләр эшләнде. Язгы айларда зиратны тазарту, җәй үләнен чабу, киртәләрен яңарту; Җиңү паркына агачлар утырту, тазарту, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә тергезелгән яңа обелискны 9нчы майга урнаштыру, тирә-ягын матурлау; иске мәктәп территориясен тазарту, сабантуй җиренә керү урынын ремонтлау, мәчет алдына тротуар җәю, тирә- ягын матурлау, “Мәнди чишмәсе”нең тирә-ягын төзекләндерү, Тушкыр медпункты территориясен рәшәткәләү кебек эшләр башкарылды. Ул гына да түгел, ата- бабалары исемен йөрткән “Әгыдел буасы”н ныгытып, матур ял итү урыны да төзеп куйдылар. Оештыру сәләтенә ия җитәкче авылдашлары өчен вакытын да, техникасын да, көчен дә кызганмый. Алма пеш, авызга төш дип, өстән ярдәм көтеп кенә ята торган кеше түгел ул. Вахитовның яшәгән йортына, урамына күз салсаң да, эшсөяр кеше икәненә нәтиҗә ясап була.

Шундый эшләрдән беркем дә читтә калмасын иде дип тә, актив катнашкан кешеләргә рәхмәт белдерергә иде дип тә борчылып йөри старостабыз. Авылдашларыбыз Ә. Сәгъдиев, Ф. Галиәхмәтов, Н. Садертдинов, Ф. Габдуллин, А. Шакиров, Ф. Сафин, Р.  Нурисламов, С. Акишев, И. Солтанов, И. Әгъләмов, И. Мәгъзүмов, Ф. Мостафин, Ф. Нуриев, Р. Васбиев, Т. Нигъмәтуллин, Давис Насимовларга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Капка алдында урамда кеше биеклегендә чүп үсеп утырганга битараф кайберәүләр шундый уңган ир-егетләребездән үрнәк алсыннар иде. Олы яшьтәге авылдашларыбыз да шундый изге кирәкле эшләрдә пенсия акчасыннан өлеш чыгарып булса да катнашырга тырыша. Авылыбызның мулласы Рамил хәзрәт, Р. Сәгъдиева, З. Галиәхмәтова, Ә. Гайнаншина, ветераннар советы рәисе Зикаф Гайнанашиннар агинәйләребез Әкълимә, Җәлилә, Фәнүзә апалар белән берлектә мәчеттә бик матур дини бәйрәмнәр оештыралар; вәгазь тыңлыйбыз. Мохтаҗлык кичергән олы кешеләргә ярдәм оештырыла. Әлбәттә, бар да алда гөл дип кул кушырып утырып булмый, хәл итәсе проблемалар да бар. Беренче урында байтак еллар дәвамында авыл кешеләрен борчыган юл мәсьәләсе тора. Урамнар көз, яз көннәрендә баткакка әйләнә, Тушкыр төпкел авыл булып калды, юлы асфальт капламлы юлга чыкканчы 4 километр ара чокыр-чакыр булганга техника сафтан чыга. Ә бит шул юлдан балаларны көн саен мәктәпкә йөртергә кирәк.

Быел күп кенә йортларга су керде, өйләр газ ягулыгы белән җылытыла. Шулай булгач, шөкер, авыл яши, көнкүреш шартлары яхшыра. Халык көтә, ышана; җитәкчеләребезнең тырышлыгы белән якын киләчәктә урамнар, юллар да яхшырыр.

Гөлшат ГАЛИНА-ИХСАНОВА.

Автор фотолары.