Хикәя

Әти вафат булган ел иде. Яңа ел каникулларында әтине җирләдек. Ул елда әтисез беренче язны каршыладык. Әти куллары булдырган умартага килгән сыерчыклар да башка еллардагы кебек моңланып сайрамады, ахры, алар да  хуҗаларын юксынды...

Авылдагы Сабантуй тау башындагы каенлыкка каен суына менгәч, зиратка карап әтине юксынып елап басып торганнарым әле дә хәтеремдә.

Әти кызы идем шул. Авыр, бик авыр кичердем югалтуны. Авыруы көчле иде. Бу көннең еракта түгеллеген аңым белән тойсам, аңласам да, озак килешә алмадым әтисез яшәү белән.

Мин эштән кайткач, район яңалыкларын утырып сөйләшә идек. Эшем буенча аның белән киңәшләшә идем. Үзем укыган китапларның, караган киноларның эчтәлеген сөйләгәнне нинди яратып тыңлар иде?!

Истәлекләр генә калды. Ир туганнарым ул кадәр сиздермәсә дә, аларга да җиңел түгел. Кырык ике ел бергә гомер кичергән әнигә бигрәк ямансу. Йорт мәшәкатьләре, бакча хәстәре белән, без дип  янып көнен үткәрә. Кулы нәрсәгә тотынса да, әтине исенә төшерә. Келәткә керсә: „И-и-и, шушында утырып әтиегез малларга чөгендер турар иде...” — дип елап җибәрә. Бакчадагы будка янына килсә: „Иртән малларны көтүгә озаткач, елгадан су алып кереп казанга бәрәңге салып ягып җибәрер иде-е-е...” — дип суза да, яшьле күзләрен сөртә.

Әзерләгән ризыгын өстәлгә утыртканда да әтине искә алмый калмый: „Әтиегез мәрхүм, и, яратып ашар иде шушы әйберне. Әле дә ярый, исән чагында кулымнан килгән кадәр тәрбиямдә яшәттем...”  Күңеле боек, тормыш шәме сүнде әнинең.

Үткәннәрне кайтарып булмаса да, истәлекләр белән яши, бергә яшәгән гомернең истә калган мизгелләрен күңелендә яңарта.

Туганнарым белән мин дә әнинең гел әтине юксынуына борчыла башладык. Үзенең дә кан басымы күтәрелә. Кеше белән аралашып бармый әниебез. Киңәшләштек тә, район Сабантуена алып барырга булдык үзен. Ике дистә елдан артык гомер эчендә бер тапкыр да район Сабантуен барып күргәне юк. Бер атна алдан үзенә бу хакта белдергәч, тәүдә ризалыгын бирмәде:

—Карарбыз әле, аңа кадәр яшәргә кирәк, — диде.

Ике көн калгач:

—Анда миңа ни калган инде, балалар, барыбер әтиегез юк хәзер. Әтиегездән башка миңа Сабантуйларның ни яме? — дип сорауны кабыргасы белән куйды.

Зур абый кайтып үгетләгәч кенә, ризалашты.

Ә Сабантуйлар, миңа калса, бик ямьле үтә бездә. Ел саен бер яңалык кертелә. Алдынгылар парады, „Тирмәле авыл”, иң абруйлы райондашларга Мактаулы исемнәр бирү мәлләре... Һәр елгы бәйрәмнең үзенчәлеген күрергә, табарга, шуны халыкка җиткерергә тырышам.

Менә мәйданнан атлыйбыз. Көн матур, кояшлы, күк йөзендә анда, монда гына сырлы болыт кисәкләре күренгәли, җилнең әсәре дә юк. Халык күп. Музыка яңгырый. Әнинең чордашлары килеп, саулык сораша, эшләгән еллардагы истәлекләрне барлый...

—Саумы, Рәсимә! Син бит бу! — дип сәламләде арттан килеп бер абзый. Әтиләр чорында эшләгән абый, әнигә кул биреп күреште. Әни дә үзен таныды.

—Ялгызлыкка өйрәнеп буламы? Урыны җәнәттә булсын, мәрхүмнең. Яхшы кеше иде иптәшең. Байтак еллар бергә эшләдек бит. Ул колхозда экономист иде, мин —авыл хуҗалыгы идарәсендә...

Кеше белән күп сөйләшеп гадәтләнмәгән әни, берничә сүз генә алышты да, алга атлады. Бераз баргач, акрынаеп, борылып карады да:

—И, бу гомер дигәнең. Әтиегез белән бер елда, бер айда, бер көндә туган кеше. Әтиегез ярты ел җир куенында ята-а-а... Бер кешегә бирелгәнне башка кеше яшәми шул... —Ямансулап, йөрәк сагышын арттырды.

Мәйдан гөр килә. Тирә-якка агылган моң алга чакыра. Халык агымына кушылып, кеше күреп, бераз онытылып кайтыр әле әни, дип өметләнәм, кәефе күтәрелүен көтәм. Хис-кичерешләрен оста яшерә белгән әнине тиз генә аңлап булмый. Кәефендә үзгәреш сизмим.

Алып баручылар микрофоннан халыкны үзәк мәйданга чакырдылар, Сабантуйны тантаналы ачып җибәрделәр. Зур кунаклар, район башлыгы чыгышыннан соң, елдагыча, хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде, алдынгылар парады башланды. Яратам шул парадны карарга! Аны ел саен басучылыкта, малчылыкта алдынгылыкны яулаган җәмгыять эшчәннәре башлап җибәрә, оешма, предприятие, учреждение коллективлары дәвам итә. Махсус эш киемендә үткән хезмәт кешеләренә мәйдан алкышлый, бер-берсен сәламли. Онытылмас тамаша!

Бирелеп парад карыйм. Әни янәшәмдә. Ул да яратып карыйдыр, кәефе дә килгәндәге кебек түгелдер дип уйлыйм. Парад ахырына якынлашканда бәхет тулы күзләремне әнигә күчерәм. Һәм... ни күрәм?... Әни, яшьләренә буылган да, күз карашын билгесезлеккә төбәп, онытылып калган. Карашында ниндидер шик, икеләнү, искәртү, сагаю — барысы да бергә җыелган.

—Әни, сиңа ни булды? — димен котым очып.

Эндәшми.

—Әллә чирләп киттеңме, ник дәшмисең?

Җавап итеп „юк” дигәнне  белдереп, башын гына кагып куйды.

Як-ягыма каранам: әллә соң берәр кирәкмәгән кеше күзенә чалындымы?  Берәрсе рәнҗетеп үттеме?

Кешедә кеше кайгысы юк. Мәйдан гөр килә. Төрле буын кешеләре бер-берсе белән күрешә, аралаша, бирелеп бәйрәмне күзәтә.

Миндә бәйрәм кайгылары калмады. Чыраендагы тирән икеләнү эзенең серен беләсем бик килә. Тагын сорауларымны яудырам. Ә әни, карашын төбәгән ноктадан аера алмый җавап бирде:

—Ничә колхоз рәисе үтте мәйданнан, шуны искә алдым: берсе дә башын горур тотып үтмәде. Трибуна янына якынлашканда барысы да башларын иеп үтте. Кәефе төшенке бәндәнең. Без яшь чактагы  парадлар юк икән шул хәзер. Кайтарып куй мине, балам...

Әнинең холкын яхшы беләм. Аның белән сүз көрәштерү урынсыз. Иң яхшысы — теләген үтәү.

Әйтерсең, табигать тә әнинең борчылуын сизде. Тыныч кына торган көн  бозылырга әзерләнеп, җил чыкты. Сырлы болытлар хәрәкәткә килеп, төрле якка агыла башлады...

Юл буе сөйләшми кайттык. Бусаганы атлап кергәч кенә әни “тел”гә килде:

—Без яшь чактагы кәеф юк бәндәдә. Кая ул башын горур күтәреп үткән җитәкчеләр?! Һәркайсы трибуна яныннан башын иеп, моңаеп үтте... И, замана-а-а...

—Әни, сиңа шулай тоелгандыр. Бер дә алай түгел бит, — димен.

—Сөйләмә, искә алмадыңмыни? Кара әзерәк кешегә! — диде.

Башкача бу хакта сөйләшмәдек. Еллар уза торды. Гәзит хәбәрчесе буларак, Сабантуйлар якынлашканда районның алдынгы хуҗалык җитәкчеләре белән очрашам, мәкаләләр әзерлим. Сүз арасында сүз чыгып, берсенә әнинең Сабантуйдан ни сәбәпле кәефе төшеп кайтыун сөйләдем.

—Ах, кара әле нәрсәгә игътибар иткән олы кеше, ә?—дип сорау белән җаваплады әңгәмәдәшем. — Соң, сеңелем, уйлап кара: халыкка лаеклы хезмәт хакы түли алма, бурычка эш эшләт, җитештергән продукциягә сорау да, бәя дә булмасын... Ни йөзең белән башыңны югары күтәреп үтәсең?

Һәр сүздә хаклык бар. Миңа калса, һәр дәвернең үз кыенлыгы,  рәхәт яклары бар. Тормыш бер дәвердә дә җиңел булмаган. Әниләр буыны, алар, үзләренең яшьлегендә үткән бәйрәмнәрдән ямь тапканнар, шул еллардагы истәлекләр белән бәхетлеләр.

Үткәннәр үткәндә калган. Аларны кире кайтарып булмый. Кирәк тә түгел. Тормыш үз агымы белән алга бара. Ә хәтирәләрне тыеп булмый шул. Телисеңме син, теләмисеңме, синнән сорап тормый, күз алдына килә, яңара...

Башкача әнине Сабантуйга барырга әйдәмәдек. Әйдә, үткәннәрдәге истәлекләре белән бәхетле мизгелләренең җылы истәлекләрен күңелендә барлап хушлансын. Ә без, бүгенге буын, бүгенге бәйрәмнәрдән ямь, куаныч табабыз. Без бүгенге тормыш белән бәхетле. Килер бер мәл, иелгән башлар да күтәрелер.  Тормыш бер урында тормый, үсешә. Оптимист булырга кирәк тормышта! Алга карап яшәргә! Өмет яшәтә кешене.

Тагын Сабантуйлар җитәр...

Фото ачык чыганаклардан