Балтачлыларны янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен сакларга чакыралар

Бүгенге көнгә республикада 10332 янгын очрагы теркәлгән, аларда 227 кеше һәлак булган.

Статистика буенча, җылыту сезоны башлану белән, янгын чыгу һәм аларда кешеләр үлеме күзәтелә. Электр җылыту приборларын дөрес кулланмау, электр челтәренә йөкләнеш һәм җылыткычларны куллану янгыннарның төп сәбәбе. Бу кешеләрнең гади янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәүләре, санга сукмавы турында сөйли.

Бишенче ноябрьгә чыккан төндә Тәтешле районының Югары Тәтешле авылында торак йортта янгын чыгу турында хәбәр килә. Кызганычка каршы, янгында 1990 елда туган хатын-кыз һәм 2011, 2017 елларда туган ике бала һәлак була, өч өлкән ир-ат зыян күрә.

Вакыйга урынына Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров, Башкортстан Республикасы буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе начальнигы урынбасары Виталий Барзайкин, УНДиПР начальнигы урынбасары Владимир Горин чыга.

Янгынның сәбәбе һәм килеп чыгуы ачыклана. Тикшерү-оператив төркем, янгын  янгын лабораториясе эксперты һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе шунда эшли.

Хөрмәтле республика халкы һәм кунаклары! Афәтне булдырмау максатларында Башкортстан Республикасы Дәүләт комитеты халыкны янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре таләпләрен тайпылышсыз үтәүгә игътибар итүне сорый:

– ачык ут чыганагы – шырпы, кабызгыч, шәм һәм кабызылган тәмәке белән сак булыгыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз;

– янгын куркынычы булган предметлар һәм материаллар белән эшләгәндә ут кабызмагыз;

– электр челтәрләренә нагрузканы арттырмагыз һәм кабызылганэлектр приборларын караучысыз калдырмагыз, бу эшләрне балаларга ышанып тарпшырмагыз;

– изоляцияләнгән электр чыбыгыннан, кулдан ясалган җылыту приборларыннан файдаланмагыз;

- мич һәм каминнан файдаланмагыз, ватык ишекләр, ачык ишекле мичләр кулланмагыз, идәндә мичнең ягыла торган ягында ишек алдына 50х70 сантиметр зурлыгындагы металл җәегез.

Балигъ булмаган балаларның әти-әниләренә аерым мөрәҗәгать итәргә кирәк: балаларның ут, шырпы, зажигалка белән уйнавына юл куймагыз. Тиз кабынучан, янучан сыеклыклар һәм материалларны балалар кулы җитмәс урында саклагыз. Ут кабызуны балаларга да кушмагыз.

Бүгенге көндә кешеләрнең янгыннардан үлүен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе — янгын чыгуны искәрткән автоном янгын датчигы. Республикада шушы җайланманы урнаштыру аркасында 291 кешенең гомере коткарылган, шуларның 126сы — балалар.

Исегезгә төшерәбез, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре таләпләрен үтәү уттан сезнең милекне саклап калырга, һәрберебезнең тормышына, сәламәтлегенә куркыныч янамаска ярдәм итәчәк.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!