Нуриман районында аянычлы хәл бер баланың гомерен өзгән

Байгилде авылында балигъ булмаган өч бала күлгә юллана. Алар яхшылап (ныклап) туңмаган боз өстенә керүгә боз җимерелә.

Бу хәлне балаларның әтиләре күреп кала. Алар өч һәм биш яшьлек малайны судан тартып чыгара. Сабыйларны ашыгыч рәвештә дәваханәгә озаталар. Кызганычка каршы, җиде яшьлек баланы котҡара алмыйлар.

Һава шартларының тотрыклы булмавын истә тотып, сулыклар янына якын бармаска, йока боз өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәрвакыт хәтердә тотарга киңәш итәбез.

Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызның ялгызлары гына сулыклар буена баруын күз уңында тотыгыз, аңлату эшләре алып барыгыз. Бәлагә тарыганчы аны булдырмау хәерле.

Гомум кагыйдәләр:

*10 санитиметрдан калынлыкта каткан боз гына кешене күтәрә.

*Ныклы боз ашадан-аша күренеп тора, яшелсыман яки зәңгәрсыман төстә була. Йока боз тоңгырт төстә, ул тиз чатный һәм ярыла.

*Кар каплаган боз аеруча хәвефле.

*Караңгы вакытта бозга керергә ярамый.

*Иптәшләрегез белән боз өстеннән чыканда бер-берегездән 5-6 метр арада атлагыз.

*Әгәр дә сез балыкчы икән, бер-берегездән 5-6 метр арада урнашыгыз.

Боз астына төшеп китсәгез, нишләргә?

*Паникага бирелмәскә, тын алуны тигезләргә.

*Баш белән суга чуммас өчен аякларны як-якка сузарга һәм боз кисәгенә таянырга тырышырга.

*Боз читенә якынайгач, күкрәк белән боз өстенә чыгарга һәм килгән юл белән атларга.

Иптәшегез боз астына китсә, нишләргә?

*Бозлы суга төшкән кеше 10-15 минутта туңа (өши), ә 20 минуттан аңын югалтырга мөмкин. Шуңа күрә коткаручының санаулы секундлар эчендә эш итүе бик кыйммәт.

*Таяк, озын җеп, такта, шарфлар бәйләп боз читенә килегез, аякларыгызны җәегез.

*Ярдәмгә чакырып кычкырыгыз.

*Бәлагә тарыган иптәшегез янына килеп җитү хәвефле. Шуңа күрә 3-4 метр ара калгач озын таякны, җепне, шарф яки башка предметларны ыргытыгыз.

*Зыян күрүчене сак кына боз өстенә тартып чыгарыгыз һәм аның белән бергә хәвефсез зонага чыгыгыз.

* Зыян күрүчене ашыгыч рәвештә җылыга урнаштырыгыз. Иң яхшысы – коры кием киендерегез. Полиэтиленга урагыз. Парник эффектыннан ул җылыначак. Ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.

Фото ачык чыганаклардан