Радий Хәбиров Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында катнашты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  илнең  Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Ул чара Калининград өлкәсендә үтте. Русия Президенты Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә төбәкләрдәге саулык саклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды#нацпроекты

Дәүләт башлыгы билгеләвенчә, 2020нче елдан алдагы өч елга беренчел медицина звеносын яңарту буенча финанслауга 150 миллиард сум — ел саен 50шәр миллиард сум акча бүлү каралган. Төбәкләрдә кадрлар проблемасын хәл итәсе, ФАПлар, амбулатория, поликлиникалар һәм район дәваханәләре белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итәсе бар. Хезмәткә түләү системасының нәтиҗәлелеге шулай ук олы әһәмияткә ия.

Башкортстан Башлыгының сентябрь Указында саулык саклау өлкәсенә амбициоз  бурычлар куелган. Аерым алып караганда, Республика балалар клиник дәваханәсендә балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәкләре һәм Республика кардиоүзәгенә яңа корпус, Затонда күпфункцияле дәваханә комплексы, ике бала тудыру йорты төзү планлаштырыла. Шулай ук 12 поликлиника, өч авыл врачлык амбулаториясе, 167 ФАП барлыкка киләчәк.