Борай районында фидлот төзелеше бара

18 Сентябрь, 2019 - 15:00

Борай районы Калмык авылында малларны фидлотта үстерәчәкләр.

Борай районы Калмык авылы җирлегендә фидлот төзелә.  Биредә мөгезле эре терлекләр симертәчәкләр.  Бу хакта БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты хәбәр итә.

Бу ысул белән үстерелгән маллар ел әйләнәсенә ачык һава астында тотыла.  Фидлотның максаты  аз чыгымнар белән ит җитештерүгә юнәлтелгән.  Чыганак хәбәр итүенчә, малларның беренче партиясе  октябрь аенда кайтарылачак.

Шушы өннәрдә Республика Хөкүмәте премьер министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Илшат Фазрахманов   фидлот төзелеше белән танышкан.

Чыганак.

Фото шул ук чыганактан.