Шәвьяды кырларында урак темпын кызу тоталар

“Радик Хәйруллин индивидуаль предприятиесе”ндә урып-җыю эшләре “экватор”ны узган. Хуҗалык басуларында гектар куәте  утыз центнерга якын.

—Арыш урагы төгәлләнгәннән соң район кырларында урып-җыю эшләре темпы елның елында сизелеп күтәрелә. Гадәттә, арышны  турыдан-туры суктыралар. Салам массасы калын булганлыктан, бөртекләрне суктырып алу агрегатларга  авыр бирелә. Инде барлык хуҗалыкларда да игенчеләр,  арыш урагын төгәлләп,  сабанашлык икмәк культуралары уңышын җыеп суктыралар. Ашлык суктыруны аеры ысул белән алып барган хуҗалыкларда бер комбайн көненә уртача 25- 30 гектардан тезмәләрдән башакларны җыеп суктыра. Бу көннәрдә  район буенча  урып-җыю эшләрендә тәэмин ителгән үсеш темпы, планга карата, дүрт-биш процентка җитә. Ә арыш урагы барган көннәрдә бу күрсәткеч 1,5-2 проценттан артмый иде.  Сабанашлык икмәк культуралары уңышын җыеп алуга күчкәч уртача уңыш күрсәткече дә күтәрелде.  Әле район басуларында гектар куәте 17 центнердан артык,—ди район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге  начальнигы Фларит Хәбипов, район кырларында урып-җыю эшләре барышы белән таныштырып.

“Радик Хәйруллин индивидуаль предприятиесе”ндә  арпа уңышы гектарыннан 26 центнер төшә.

Управляющий Иван Миннибаев җитәкчелек  иткән хуҗалыкта  кыр эшләре темпын кызу тоталар.  МТС ярдәме дә сизелә.  Мәләвез районыннан килгән МакДон төрендәге ургыч ике шасси игеннәрне тезмәләргә салу белән мәшгуль.  Урып-җыю эшләре экваторын узган инде.

—Сабанашлык икмәк культураларын 700 гектарда урнаштырган идек. 350 гектардан артык мәйданнан  уңышны җыеп алдык. Һава шартлары ягыннан тоткарлык булмый торса, хуҗалыкта урып-җыю эшләрен, күп дигәндә, ике атнадан төгәлләячәкбез, — ди Управляющий Иван Миннибаев, предприятие кырларында эшләүчеләрне тырышлыгыннан канәгать булып.

Урып-җыюда эшләгән комбайнга йөкләнеш 700 гектар туры килә дигән сүз. Биредә бер комбайн. “Дон-1500” агрегаты өчен бу кадәр йөкләнеш әлләни зур түгел.   Роберт Шәрипов  агрегат куәтен тулы файдалана. Арыш урагында    уңышы җыеп алынган мәйданнарны  һәр көн саен  уртача 20 гектарга   киңәйтә барса, бу көннәрдә иртәдән- кичкә кадәр 30-35  гектарда эш башкара. Әле аның агрегаты арпа суктыруга көйләнгән.Урып җыю темпы басудан ындыр табагына ашлык ташу   автомашинасын хезмәтләндергән водитель Ленар Дилмөхәмәтов өлгерлегеннән дә күп тора.

—Тырыш егет. Басу-ындыр табагы маршрутында өлгер йөри. Комбайн эшендә тоткарлык тудырганы юк, —ди управляющий, уңган водительнең тырышлыгын исәпкә алып.

Гомумән, хуҗалык басуларында әле иң кызу көннәр. Бүген игенчеләр арыш чәчү эшләренә күмелде.  “Радик Хәйруллин индивидуаль предприятиесе”ндә  бу культураны 200 гектарда урнаштырачаклар.