Эшендә булган кеше ул безнең Нил Садыков, диләр

Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы производствосы кооперативы механизаторы Нил Садыков турында җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә уңган, булган, дигән фикердә.

Гомерен авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләгән уңган вакыт белән исәпләшми эшләргә күнеккән. Һәр ел фасылының үз кануннары, шуны истә тотып эш итәргә кирәк, ди ул.

Ниндидер эшне вакытында башкарырга өлгермәсәң дә, ул уңышта, продукциянең сыйфатында чагылыш табуын хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган игенче яхшы белә.

Куйбышев исемендәге кооперативта көч салган Нил Садыков мәктәптә укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Кече яшьтән иген кырларында өлкәннәргә булышырга тырышып йөрүләре эзсез калмый, язмышын механизатор һөнәренә багышлый. Үзе хезмәтләндергән КСК-600 комбайнында басуларны иңләгән уңганның бүген дә җиңнәре сызганулы — ул да башка хезмәттәшләре кебек кырларда өлгергән уңышны җыеп алуга бар тырышлыгын сала.

Әлфир ГАЙСИН фотосы.