Имәнлеләр корбанлык ашы табынын урамда корганнар

Имән авылында яшәүче Флюр Абраров Имәндә дә, Нөркәдә дә корбанлык чалдырган. Корбанлык ашына күршеләре нөркәлеләрне дә кунакка чакырган.

—Мәчет бәләкәй булу сәбәпле, халык сыймагач, аптырап калмаганнар, урамда табын корганнар, — ди Нөркә авыл җирлеге башлыгы Флидә Гыйндуллина. —Зур бәйрәм хөрмәтенә корылган табынның ямен явып үткән яңгыр да боза алмады...

Флидә Гыйндуллина фотолары.