Нөркә авылында бүген 23 баш корбанлык чалынган

Нөркә авылында олуг бәйрәмебез көнендә 23 корбанлык чалынган. Бу хакта безгә Нөркә авыл җирлеге башлыгы Флидә Гыйндуллина хәбәр итте.

Рамил Шайбаков һәм Флюр Абраровларның корбанлыгы мәчеттә чалынган, калган 21е — йортларда.

Бәйрәм уңаеннан авыл мәчетендә иртәнге намаз укылган һәм 12 сәгатьтә авылның олысы-кечесе корбан ашына җыелган.

Флидә Гыйндуллина фотолары.