Көнтүгештә Корбан гаетен зурлап авыл мәчетенә җыелганнар

Мөбәрәк Корбан гаете көнендә Көнтүгеш авылы мәчетендә күркәм чара оештырылган.

Мәчет имамы Хәвис Якупов мәчеткә җыелган халыкны Корбан гаете бәйрәме белән тәбрикләгән, югары җитәкчелекнең бәйрәм котлавын җиткергән, бик үтемле итеп вәгазь укып, иң изге теләкләрен җиткергән.

Абыстайлар мөнәҗәтләр әйтеп, олуг һәм изге бәйрәмебез көнендә Аллаһыны зурлап догалар кылып, изге теләктә таралышкан.

Асия МОСТАФИНА фотолары.