Көмьязыда «Шаян җиңгиләр» күңел ачкан

11 Декабрь, 2017 - 09:00

Көмьязы авыл мәдәният йортында авыл кичләре күңелле үтә.

Шушы көннәрдә “Шаян җиңгиләр” фольклор коллективы “Уйнап, җырлап, биеп күңел ачаек” дигән кич кичәгә җыелган. Биредә авыл ханымнары кич утырганнар. Җыр, биюләр белән озатылган шаян конкурсларда үзләренең сәләтләрен күрсәткәннәр.

Күңел ачу чарасы чәй табыны артында тәмамланган.

Социаль челтәрдән.