Бүген төнлә Илекәй авылында янгын теркәлгән

13 Декабрь, 2017 - 09:00

Бүген төнлә Иске Илекәй авылында теркәлгән янгынде бер кеше зыян күргән.

Янгын авылның Үзәк урамында урнашкан бер йортта чыккан. Агачтан төзелгән өйгә ут кабуы турында урындагы вакыт буенча 01:46 сәгатьтә янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр иткәннәр.

3 берәмлек техника һәм алты хезмәткәр тырышлыгы белән  янгын 03:16    сәгатьтә сүндерелгән, дип хәбәр итә БР  Гадәттән тыш хәлләр эшләр идарәлеге рәсми сайты.

(Фото архивтан).