"Тойота" һәм "Лада Ларгус" юл бүлешә алмаган

21 Декабрь, 2017 - 09:00

Кичә Тәтешле районы җирлегендә  теркәлгән авария нәтиҗәсендә ике транспорт чарасы яраксыз хәлгә килгән.

Юл-транспорт фаҗгасе Кашкак-Шулган юлының 3нче километрында теркәлгән. Юлда Тәтешле районында яшәүче  54 яшьлек  водитель идарә иткән "Лада Ларгус" һәм  Яңавыл шәһәреннән 65    яшьлек  водлитель идарәлегендә "Тойота Королла" автомашиналары бәрелешкән.

Тән җәрәхәтләре алган ике водительне дә хастаханәгә салганнар.

Мәгълүмат Башкортстан Республикасы Баш дәүләт автоинспекторы Блогыннан.