Бүгеннән Бүздәк районында да карантин

16 Октябрь, 2017 - 09:00

Республикада теркәлгән тилчә авыруы шөбһә салуын дәвам итә.

Белгечләр билгеләвенчә, Бүздәк районы  Кәпәй-Кобау авылы бу авыру теркәлгән республикада соңгы нокта булырга тиеш.

Тилчә авыруы белән бәйле карантин игълан ителгән Туймазы районы белән чиктәш  Бүздәк, Шаран районнардагы шәхси хуҗалыклар  һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре малларынннан алынган 3,5 мең анализ үрнәге тикшерүгә җибәрелгән.

Маллар тилчә белән зарарланган территория киңәйде.  Бүздәк районы да мондыйлар исәбендә. “Кидаш” авыл хуҗалыгы предприятиесе Кәпәй-Кобау   сөтчелек фермасы малларында вирус  ачыкланган.

Кичә биредә 146 баш мөгезле эре терлек юк ителгән.  Кешеләрнең тилчә йоктыру фактлары юк.

Чыганак: "Башинформ".