Фидарис Гарипов — Башкортстанның иң лаеклы гражданнарының берсе

Башкортстанда республиканың иң лаеклы гражданнарын ачыклау буенча рейтинглы тавыш биру тәмамланды.

Ул  чара 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр «җәмәгать электрон гәзите» сайтында үткәрелде. Конкурсның муниципаль этабындагы 248 җиңүчедән 12 абсолют җиңүче сайлап алынды.

«Сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм сәүдә» номинациясендә Балтач районының җаваплылыгы чикләнгән  «Россия» җәмгыяте директоры Фидәрис Әлзәм улы Гарипов җиңүче булды.Шул уңайдан райондашыбызны ихлас котлыйбыз!

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 26 ноябрьдә, 17:00 сәгатьтә «Башкортстан»дәүләт концерт залында үтәчәк. Конкурсның финалистларын һәм җиңүчеләрен истәлекле бүләкләр көтә.

Фото архивтан