Балтач егетләре армиягә юлланды

Бүген, 12нче ноябрь көнне, 10 егетне тантаналы шартларда хәрби хезмәткә озаттылар

Быелгы көзге чакырылыш вакытында 3 дистәгә якын райондашыбызның армия сафларын тулыландыруы көтелә. 21нче октябрь көнне 9 егетне армиягә озатканнар иде.

12 ноябрь көнне 10 райондашыбыз тантаналы шартларда хәрби бурычын үтәргә юл алды. Аларның барысы да төрле колледжларда hөнәр үзләштергән. Район үзәгеннән Алмаз Абдулвәлиев, Тимур Имамов, Ридаль Гильманшин, Илназ Җианнуров, Көмьязыдан Илнур Сафин, Асавкадан Алик Зиатов, Тучыбайдан Денис Ягафәров, Богданнан Рәфис Нуриханов, Көндәшледән Разат Әҗмиев, Түбән Сикияздан Ранис Галихановлар хәрби бурычларын үтәргә юлланды.

Егетләр адресына изге теләкләр күп яңгырады. Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр hәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, Иске Балтач, Тушкыр, Көндәшле авыл җирлекләре башлыклары Фәнис Шәймөхәмәтов, Булат Әгъләмов, Илгиз Сәхиповлар җылы теләкләрен юлладылар. Түбән Сикияз авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы Рәшидә Галиева да егетләргә ак юл теләде.

Ата-­аналар исеменнән Тимур Имамовның әнисе чыгыш ясады. Хәерле сәгатьттә, исән-имин хезмәт итеп, туган якларыгызга кайтыгыз, егетләр.

Рифина НИГАМӘЕВА.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.