Балтачта каратэчылар үсә

12 Ноябрь, 2019 - 12:00

Балтачлылар  кумитэ, ката киокушинкай  буенча  Бөредә узган ачык республика бәйгесендә призлы урыннар яулап кайттылар.

10 ноябрь көнне Бөре шәһәренең 7нче санлы мәктәбе базасында     киокушиннкай каратэ төрләре буенча малайлар һәм кызлар арасында  ачык республика ярышлары  узды. Чемпионатта республика шәһәр һәм районнарыннан  төрле яшьтәге 120дән артык  спортчы катнашты.

Ярышларда катнашучыларны   Бөре шәһәре  иҗат коллективлары  сәламләде. Көрәшчеләр алдында "Алена" цирк студиясе, "Маски" бию коллективы, Алексей Выдрин, Роман Бондаренко һәм Екатерина Бобер кебек сәхнә йолдызлары  чыгыш ясады.

Кумитэ, ката киокушинкай  буенча ачык республика ярышларында, «Яшьлек»  физкультура савыктыру комплексында спортны шушы төре белән шөгыльләнгән иң яхшы 22 спортчы катнашып,  районыбыз данын яклады.  Көярмәннәрне, ата-аналарын һәм  тренерларын һәм яхшы нәтиҗәләр белән сөендерделәр.   Киокушинкай ката нәтиҗәләре буенча, Радим Гарипов, Артур Гыйльметдинов, Денис Галимов, Гүзәл Субушева    үзләренең яшь категориясендә  призлы урыннарга чыктылар   .

Киокушинкай кумитэ  белән шөгыльләнгын балтачлылар да ярышларда яхшы әзерлек күрсәтте.  Айнур Аллаяров, Илназ Хәбиров, Артем Галимов, Реналь Солтанов, Гүзәл Субушева, Регина Закирова пьедестал баскычларын яулады.

Күренүенчә,   бәйгедә катнашучылар районның спорт тормышын тагын да уңышларга баетты.  Җиңүчеләр барысы да Мактау грамоталары,  медальләр  һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.

Яшь спортчыларны һәм аларның остазларын җиңүләре белән ихлас котлыйбыз. Алдагы бәйгеләр дә уңышлар китерсен.