Балтач районы хуҗалыкларында орлык хәстәрлиләр

12 Ноябрь, 2019 - 12:00

Балтач районы хуҗалыкларында 2020 ел уңышы өчен 5200 тонна орлык салынган. Әлеге вакытта  чәчүлек материалын  кондициягә җиткерү эшләре бара.

„Начар орлыктан яхшы нәсел көтмә", - ди халык  мәкале. Моның белән   бәхәсләшеп булмый. Шуңа да яхшы уңыш алу максаты булган игенче әледән хәстәрлек күрә.

Күп хуҗалыкларда   язгы чәчүгә, шулай ук  сатуга билгеләнгән орлык материалын  чистарту эшләре бара. Урыннарда орлыкларны сортларга аералар, чәчү кондициясенә җиткерәләр. Ә чәчүгә яраклылык сыйфаты  лаборатория шартларында тикшерелә.   Нинди сыйфатлы   орлыклар саклагычка  салынуын  алдан белү мөһим. Һаваның түбән температурасыныңорлакларга кире йогынты ясау ихтималын  игътибардан читтә калдырырга ярамый. Шуңа күрә складларда ашлыкның дымлылыгын контрольдә тотарга кирәк, чөнки температура режимын үтәмәү орлыкларның шытучанлоыгына кире  йогынты ясарга мөмкин.

Булачак уңышны планлаштырганда шуны истә тотарга кирәк, сортның уңыш дәрәҗәсендә сортныңөлеше 40-50 процент тәшкил итә.    Шуңа күрә безнең җирлек өчен яраклашкан  сортларны дөрес сайлап алу һәм  куллану    игенчелектә зур әһәмияткә ия.

Тотрыклы уңыш алу өчен һәр хуҗалыкта     һәр культураның,   биологик һәм хуҗалык өчен файдалы сыйфатлары белән бер-берсеннән аерылып торган,  3-4 сортын игү яхшы булыр иде.   Чөнки һәр сорт, төрле факторларга карап, уңышны да төрлечә бирә. Сорт алмаштыру һәм сортларны яңарту, элиталы орлыклар сайлап алу һәм сатып алу өчен  хуҗалыкларныңмөмкинлекләре    җитәрлек. Мөмкинлекләре чикләнгән хуҗалыклар орлыкларын язгы чәчүгә әзерлиләр. Чөнки кондицияле булмаган орлыклар чәчү-технологияләрне тупас бозу гына түгел, матди ресурсларны һәм акчаларны нәтиҗәсез файдалануга тиң.

2020 ел уңышына  ныклы нигезен булдыру өчен  район буенча  2510 тонна   бодай, 920 тонна сабан арпа, 1102 тонна   солы, 50 тонна   вика, 100 тонна борчак, 60 тонна карабодай, 10 тонна тары орлыклары кирәк.

Әлегә  4752 тонна сабан һәм кузаклы культуралар орлыкларга, сайлап алып,   тикшерү үткәрелгән.

Рәүзәнә ХӘМӘТНУРОВА, «Россельхозцентр» ФДБУнең Балтач  филиалы  начальнигы.