Уразай авылыннан ул легендар Әгъләм Зараев

Балтач туфрагында яралганнар арасында Уразай авылында туып-үсеп, ил күләмендә танылган, данлыклы Әгъләм Зараевич Зараев бар.  Журналист ул. Фотохәбәрче. Уфаның hәм Башкортстанның иң кызыклы, хәтердә калырлык мизгелләрен төшереп алган hәм тарихта калдырган...

1926нчы елның 26 гыйнварында Уразай авылында ишле гаиләдә дөньяга килә ул.  Кечкенә вакытыннан үзаллылыкка өйрәнә, әти-әнисенә булыша. Җидееллык мәктәпне уңышлы тәмамлый, укытучылар сәләтен күреп укуны дәвам итәргә кыстыйлар. Ул үзе дә Бөре педагогия училищесына керергә хыяллана, ләкин тормыш үзенекен итә. Бөек Ватан сугышы башлана. Кулына корал тота алганнар фронтка китәләр. Авылда аларны хатын-кызлар hәм яшүсмерләр алыштыра. Әгъләм Зараев хезмәт биографиясен “Марс” колхозы фермасында башлый. Хисапчы итеп куялар аны. Сөтне Янбай авылына алып барырга, анда аертырга hәм аертылганын кире алып кайтырга. 50 килограммлы флягаларны ничә тапкыр арбага салырга кирәк. 15е тулмаган яшүсмергә авыррак. Ниhаять, 17 яшь тула героебызга. Ул фронтка омтыла, Туган илне сакларга. 43нчедә сугышка алынган егет Севастопольне азат итү сугышларында сынала. Әгъләм каты яралана. Берничә ай госпитальләрдә дәваланып яңадан фронтның алгы сызыгына баса.  2нче группа инвалидлык билгелиләр. Бик күп хәрби наградалар белән бүләкләнә. Кичәге культработник, почтальон hәм хисапчы танкистлар училищесын тәмамлый.  Махсус частька эләгә ул. Түбән Тагил танк заводыннан Көнбатыш гаскәрләр группасына танклар озата.  Т-34 танкы командиры,  рота старшинасы, аннары — батальон старшинасы.

Нәкъ шул елларда Зараев гаскәри гәзитләргә беренче хәбәрләрен бирә башлый. Фотограф hөнәре белән шөгыльләнә. Бер ел армия гәзитендә эшли hәм инана — бу аның күңел тарткан эше.

1950нче елның июлендә старшина Зараев туган Башкортстанына кайта.  Уй-хыялларын укытучы-фронтовикларга сөйли, әнисе Хәтирәнең ризалыгын ала hәм Уфага юл тота. Бирәм дигән колына, чыгарып куйган юлына. Инде ерак юлга чыгар алдыннан укытучысы Ситдик Хаҗимулла улына килә. Ике фронтовик бик озак гапләшеп, фикерләшеп утыралар. Укытучысы бүген матбугатның халык алдындагы ролен hәм әhәмиятен сөйли. Димәк — Уфа, димәк — матбугат.

Бәхетле йолдыз астында тугандыр инде. Киң билгеле республика гәзите  “Кызыл Таң”да фотохәбәрче вакансиясе була. 1950нче елдан шул гәзит белән язмышын бәйли, аңа гомеренең соңгы көннәренә кадәр тугры кала. 40 ел бер коллективта дуслык, теләктәшлек шартларында эшли. Шушы вакыт эчендә ул югары класслы профессионалга әверелә. Әгъләм Зараевның үзенчәлекле иҗади кредосы — сюжетлы кадр hәм сюжетлы фоторепортажны гәзит эшенә кертте. Ул үзе бер яңалык иде. Ул республика күләмендә билгеле шәхескә әверелде. Аны район, шәhәр җитәкчеләре танып алдылар, күбесе аның якын дустына әйләнде. Әгъләм Зараевич республика җитәкчеләрен сәфәрләрдә озатып йөрде. Отышлы кадр, композиция төзелеше, жанр кебек төшенчәләрне үз стилендә башкарды. Зараевның кадрларын башка беркемнеке белән дә бутап булмый. Кешенең эчке халәтен, характерын hәм рухын бер кадр белән бирә алды. Инде дистә еллар үтсә дә аның авыл табигатенә, хезмәт батырларына багышланган фотосурәтләре актуаль. Мәңгелек темасы Әгъләм абыйның эшләрендә үлемсез.

Ул эшләгән вакытта санлы матбугат дигән система булмаган. Барын да кулдан эремәләр белән эшләргә туры килгән. Проявитель, закрепитель, глянцеватель, увеличитель сүзләрен аңлаучылар бар микән инде? Бу эремәләр бертөрле температурада булырга тиеш. Шул заманда Әгъләм Зараев уникаль кадрлар бүләк итте гәзит укучылыларга. Коллегаларын коллективта эш вакытында төшереп алды. Алар бүген “Кызыл Таң“ гәзитенең алтын фондында.

Якташ буларак Әгъләм абый Уразайга еш кайтты. “Чулпан” колхозы рәисе Нурихан Садертдинов белән дуслар иде. Фронтовикларның хезмәт фронтындагы бик якын  уңышлары турында сөйләшер сүзләре күп иде. РСФСРның hәм БАССРның атказанган сәнгать эшлеклеләре белән киңәш кору үзе бер гомер булгандыр Нурихан абыйга.

Мин Әгъләм абыйны шәхсән беләм. Авылга кайтса, безгә керми китми иде. Әти белән берсен-берсе ихтирам  иткән фронт кешеләре. Сәгатьләр буе сөйләшеп утыралар иде. Башкортстанны аркылы-буй урап чыккан кеше. Зараев КПССның Башкортстан Өлкә комитеты беренче секретарьлары Зыя Нуриевич Нуриев hәм Мидхәт Закирович Шакировларның шәхси фотохәбәрчесе булды. Бу бик зур дәрәҗә hәм ышаныч. Ул зур оста иде. 1982нче елның 2 ноябрендә район мәдәният сарае ачылганда килде. Үзен үтә гади тота, hәр кадрны җентекләп эшли. Шәп егет икәне әллә кайдан күренеп тора.

Башкортстан матбугаты битләрендә Әгъләм Зараев булып йөрүче Әгъләметдин Зарафетдин улы Зарафетдинов Башкортстан матбугаты тарихында тиңдәшсез оста буларак калды.

Уразай hәм уразайлылар аның өчен кадерле, якын булдылар. Ул уразайлыларны ихтирам итте, авылны сагынып үтеп барышлый да кереп чыга иде. Хезмәт кешесе аның эшендә төп тема булды.

Ханис ХАҖИМОВ