Балтачлылар легендар көрәшче туган ягында мәйдан тоткан

Балтач районы спортчылары көрәш буенча спорт мастеры Харис  Йосыпов истәлегенә узган республика бәйгесендә катнашкан.

Шушы көннәрдә Салават районы  Аркаул авылында легендар көрәшче, көрәш буенча спорт мастеры, профессор Харис Мөнәсип улы Йосыпов истәлегенә милли көрәш буенча Башкортостан Республикасы беренчелеге ярышлары узган. 2002-2003 елда туган малайлар арасында узган бу бәйге.

Дәрәҗәле ярышта  республикадан 19 команда катнашты. 200гә якын   спортчы  истәлекле кубок өчен  мәйдан тотты.

Көрәш нәтиҗәләре буенча безнең район укучылары лаеклы урыннар яуладылар.

Владимир Егоров - I урын (60 килограммга кадәр авырлык категориясендә);

Павел Манафов - I урын (65 килограммга  кадәр авырлык категориясендә);

Айдар Шагаипов - II урын (55 килограммга  кадәр авырлык категориясендә);

Алмаз Закиров - II урын (110  килограммга кадәр  авырлык категориясендә);

Шулай ук команда составында: Денис Гәрәев, Шамил Әсхәдуллин, Кирилл Галеев , Денис Дәүләтов , Шамил Фатыйхов  та уңышка ирешкән. .

Һәр ярыш-чын көрәшчегә дан  китергән сынау ул! Бу юлы балтачлылар үзләрен чын  спортчылар итеп күрсәтте. Җиңүегез белән  аларны ихлас  котлыйбыз  ! Уңыш һәрвакыт  безнең с портчылар ягында  булсын.

Чыганак.