Танып елгасы тагын да 47 сантиметрга күтәрелде

22 Апрель, 2017 - 11:22

Инде суның күтәрелү дәрәҗәсе 335 сантиметрга җитте. Төнлә һава температурасы нуль градустан түбән төшүгә карамастан, соңгы тәүлектә, гидроузел төбәгендә, су 47 сантиметрга күтәрелде.

Су күләме арта. Ташкын сулары белән әрәмәлекләрдән корып аугмн агачлар да агып килә. Алар гидротехник корылманың бозваткычы алдына түшәлеп, гидропост хезмәткәрләренә мәшәкать тудыра. Тыгыннарны чистартып торырга туры килә.

Моннан берничә көн элек бозваткыч алдына читәнсыман үрелеп түшәлгән агачларны чистартканнар иде. Бүген иртән гидропост хезмәткәрләре тагын шул ук эшне башкарды.