Авыл ямен читтән килеп күтәрмәсләр!

21 Апрель, 2017 - 16:04

Богдан авылында яшәүче бер ханым бүген безгә менә шундый фотофактлар белән мөрәҗәгать итте.

—Безнең Богдан авылы Зеленая урамында менә шундый ташландык өйләр бар. Җәй көне балалар шундый буш йортларга кереп уйныйлар. Корыган, биек тирәкләр дә авылныңң ямен җибәреп утыра. Электр линияләренә якын утырган андый агачларның ботаклары сынып төшеп кыска ялганышка китергән очраклар да бар, — дип яза борчылу белдерүче.

Район җирлегендә төзекләндерү айлыгы бара. Төзекләндерү айлыгы барышында Богдан авылында эш фронты киңлеге күренеп тора...