Умырзаяга язның яме булып калырга язсын!

19 Апрель, 2017 - 16:42

19 апрель көнендә күп илләрдә Умырзая көне үткәрелә. Бу көн 1984 елдан Англиядә башлангыч алган.

Умырзая чәчәген күпләр күз алдына китерәдер, мөгаен. Кар эреп бетү белән, бакчаларда, урманнарда язның беренче чәчәкләре тирә-якны ямьгәкүмә. Башта умырзая яфракларын күрсәтә. Күп тә үтми, кыңгыраусыман чәчәкләре ачыла. Аларга кар да, кыраулар да куркыныч түгел. Умырзая чәчәк атты исә, яз үз көченәкерде дигән сүз.

Аның исеме (Galanthus) грек теленнән тәрҗемә иткәч „сөт чәчәге” дигәнне аңлата. Төрле илләрдәбу чәчәкнең исеме төрлечә. Англичаннар аны „кар тамчысы” дип атый. Франциядәумырзая „кар бораулаучы”. Чехлар аны „кар бөртеге” дип йөртә.

Умырзая—суганчадан үсәторган күпьеллык үсемлек. Русиядәаның10 төре бар. Аныңтурында борынгы заманнан ук телгә алына һәм бихисап риваятьләр бар.

Бу чәчәкнең барлык төрләре дә саклау калканы астында. Ә кайберләре хәтта юкка чыгу чигенә җиткән. Аларны культуралаштырып кына саклап калырга мөмкин.

Бакчада үстерү өчен умырзаяның суганчаларын июль-сентябрь аенда утырту кирәк.

Матурлыгы өчен умырзая үзен корбан итте. Ә чәчәк үскән урынында матур. Чөнки табигатьтә аларга һәркем хозурлана ала. Ләкин моны аңламаганнар умырзаяны кыргыйларча өзеп алып букет ясый, күчереп утырту өчен аның суганчасын казып ала.
Бу хәлләр умырзаяны Кызыл китапка кертте. Сирәк очрый торган үсемлекләрнең юкка чыгуына юл куярга тиеш түгелбез. Моның белән исәпләшмәгәнннәр өчен административ җаваплылык каралган. Гражданнар Русия Федерауиясе Администраитв хокук бозулар кодексының 8,35 нче маддәсенә ярашлы, умырзаяларга зыян китергән гражданнар үсемлекләре һәм казып алу әйберләре тартып алынып 2500-5000 сум кләмендә штрафка тарттырылырга мөмкин. Ә үскән умырзаяларга зыян китергән юридик берәмлекләрне 500 мең-1 миллион сум күләмендәштраф көтә.

Табигать сөйгән һәм үзен-үзе ихтирам иткән гражданнар сирәк очрый торган үсемлекләргәкул сузмас, дип ышанасы килә.

Рифат САФИН,
табигатьне саклау Бөре территориаль комитеты белгеч эксперты
.