Чүп өемнәре хуҗалары ачыкланды

18 Апрель, 2017 - 17:01

29 март көнне сайтыбызда көнкүреш калдыкларын туплау полигонына бара торган юл буенда "сул чүплек" турында бәян иткән идек. Ни арба ни чана вакытында кемнәрдер, җиңел автомашиналарын кызганып, полигонга ук барып җитеп тормый, калдыкларын юл буенда гына калдырып киткән.

Тирә-як мохитне саклау Бөре төбәк комитеты әйдәүче белгеч эксперты Рифат Сафин, калдыклар хуҗаларын ачыклау өстендә, берничә көн дәвамында тикшреү эшләре алып барды.

Нәтиҗәдә, калдыкларын билгеләнмәгән урында калдыручыларның исемнәре ачыкланган. Административ җаваплылык буенча берничә гражданга штраф түләргә туры киләчәк. Тәртип бозучылар барысы да якын-тирә авылларда яшәүче гражданнар. Пычратылган урынны да алар үзләре чистартырга бурычлы.

Без капчыкта ятмый. Мондый хәлгә җитмәс өчен, көнкүреш калдыкларыгызны теләсә кайда ташлап калдырмагыз! Моның өчен махсус полигон бар. Быел Экология елы икәнлеген дә онытмагыз, җәмәгать!

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.