Ташкында кече елга да дарьяга әверелә

18 Апрель, 2017 - 15:38

Республика елгаларында ташкын хәле белән таныштыруны дәвам итәбез. Шушы көннәрдә Хәйбулла районы Первомайское авылында
Таналык елгасы ташып, торбадан салган күперне юган. Сүз дә юк, Ташкын чорында кече елга дарьяга әверелә.

"Җәй көне атлап чыгарлык елгалар яз көне шундый зур торбаларны алып ташларлык көч таба,"--дип хәбәр итә "Йәшлек" гәзите үзенең ВКонтакте социаль челтәрдәге битендә.