Янә салкынайта, кар ява

18 Апрель, 2017 - 12:05

Алдагы көннәрдә җылытачагына өмет итәсе юк. Синоптиклар атна агымында температура төшәчәге турында кисәтә.

Гисметео сайты мәгълүматларына караганда, бары тик пәнҗешәмбе көнне генә көндез һава температурасы +10 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә бу көннәрдә -2 -4 градуска кадәр салкынайта. Җил башлыча төньяк көнбатыштан исәчәк.

Атмосфера фронты зонасында алдагы көннәрдә тотрыксыз һава шартлары көтелә. Атна ахырында янә җир ачылган урыннарны вакытлыча кар каплавы ихтимал.