„Бердәм Русия” партиясенең урындагы Балтач бүлекчәсе алга яңа бурычлар билгеләде

8 Декабрь, 2016 - 10:11

Район Хакимиятенең утырышлар залында „Бердәм Русия” партиясенең Балтач районындагы урындагы бүлекчәсенең конференциясе үтте. Аның эшендә партиянең райондагы 38 башлангыч бүлегеннән күрсәтелгән 54 делегатның 53е һәм район Хакимияте башлыгы Фирдинант Арсланов катнашты. Конференцияне „Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре Расих Акберов алып барды.

Расих Фәйзелкавый улының „Бердәм Русия” сәяси партиясенең Балтач районындагы урындагы бүлекчәсенең эшчәнлеге йомгаклары турында”гы отчёты тыңланды. Партиянең урындагы бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев „Урындагы бүлекчәнең урындагы контроль комиссиясе эшчәнлегенең йомгаклары” белән таныштырды.

Конференция барышында партиянең урындагы бүлекчәсенең секретаре сайланды. Яшерен тавыш бирү юлы белән күпчелек тавышны җыеп урындагы бүлекчә секретаре итеп Расих Акберов сайланды. Шулай ук сәяси советның яңа составы, урындагы бүлекчәнең урындагы контроль комияссиясе сайланды, „Урындагы контроль комиссиясе турында”гы положение расланды.

2016 елда үткән сайлау кампанияләренең нәтиҗәләреннән күренүенчә, сайлаучыларның күпчелеге тавышларын „Бердәм Русия” партиясе өчен бирә. Урындагы бүлекчә секретаре Расих Акберов билгеләвенчә, бу реаль эшләр һәм бердәм команданың эшен хуплау билгесе.

Урындагы партия әгъзалары бүген сәяси аренада үзләренең йогынтысын ныгыту, шулай ук абруйлы яңа кешеләрне үзләренең сафларына җәлеп итүне бурычлары итеп куялар. Бүген районда 497 кеше „Бердәм Русия” партиясе сафларында әгъза булып тора (бу райондагы сайлаучылар санының 2,7 процентына тиң). Киләчәктә аны сайлаучылар санының 5 процентына тиңләштерү күз уңында тотыла. Партия яклыларга килгәндә, районда 528 кеше „Бердәм Русия” партиясе ягында тора.

Районда „Бердәм Русия” партиясе башлангыч биргән күп проектлар тормышка ашырыла: „Реаль эшләр”, „Урындагы инициативаларны яклау” һәм башкалар. Алар ярдәмендә узган елда 26 инициатива тормышка ашырылды. „500 бассейн”, „Балаларга — балалар бакчалары” проектлары чикләрендә район үзәгендә бассейнлы „Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм „Миләшкәй” балалар бакчасы сафка кертелде. Бу башлангычлар алдагы елларда да дәвам иттереләчәк.

„Бердәм Русия” партиясенең агымдагы елның 27 декабрендә үтәчәк Башкортстан төбәк бүлекчәсе конференциясенә делегат итеп урындагы сәяси совет әгъзасы Рөстәм Вәлиевны сайларга дигән тәкъдим хупланды һәм ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан ул делегат итеп сайланды.

Конференциянең соңында Фирдинант Назыйф улы партиянең төбәк бүлекчәсе эшчәнлегендә актив катнашкан һәм республикада „Бердәм Русия” партиясенең ролен һәм абруен күтәрүгә керткән шәхси өлешләре өчен бер төркем партия әгъзаларына партиянең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.