"БЕРДӘМ РУСИЯ" Бөтенрусия сәяси партиясе Балтач җирле бүлегенең чираттагы конференциясе үтте

23 Сентябрь, 2016 - 15:26

Район Хакимиятенең утырышлар залында "БЕРДӘМ РУСИЯ" Бөтенрусия сәяси партиясе Балтач җирле бүлегенең чираттагы конференциясе үтте. Анда райондагы 51 башлангыч бүлекчәдән 51 делегат сайланган иде. Шулар арасыннан 38 делегат катнашты. Конференция эшендә муниципаль район Хакимияте башлыгы Фирдинант Арсланов, партиянең җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев, урындагы бүлекчәсе Секретаре Расих Акберовлар катнашты.
Конференция барышында каралган мәсьәләләр турында тулырак мәгълүмат белән “Балтач таңнары” гәзитенең алдагы саннарының берсендә танышырсыз.