Өй шартларында тавыш бирүче сайлаучы ярты сәгать дәвамында күзлеген эзләде

18 Сентябрь, 2016 - 15:31

Иске Балтачның 1135 санлы сайлау участогында тавыш бирү дәвам итә. Кимчелекләр теркәлүе турында күзәтүчеләрдән хәбәрләр юк. 14:00 сәгатькә Иске Балтачның 1135 санлы сайлау участогында барлык сайлаучыларның 68 проценты тавыш бирде.

Бу участок буенча сайлаучылар исемленә кертелгән 43 кеше төшерү таныклыклары алган.
Ике сайлаучы өй шартларында тавыш бирергә теләк белдерде. Алар 87 яшьлек Роза Сәләмова һәм 81 яшьлек Гыйльмикамал Йосыпова.14:00 сәгатьтән соң өй шартларында тавыш бирү башланды.
Күчмә урна белән өй шартларында тавыш бирүне оештыруны комиссия әгъзасы Миләүшә Сәетовага йөкләттеләр. Өй шартларында тавыш бирүдә кимчелекләргә юл куелмады. 87 яшьлек Роза Сәләмова бюллетеньдә язылганнар белән укып танышу өчен өендә ярты сәгать дәвамында күзлеген эзләде. Кирәкле үлчәмдәге күзлек табылмагач, сайлаучы бюллетеньдә язылганнарны лупа аша зурайтып укып чыгып, күңеленә хуш килгән кандидатлар өчен тавыш бирде.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ