Өлгерләрнең кул арты җиңел булсын!

18 Сентябрь, 2016 - 09:26

Тавыш бирүдә балтачлылар моңа кадәр һәр кампаниядә активлык күрсәтеп килде.

Бүгенге бердәм тавыш бирү көне уңышлы үтәчәгенә дә шик юк.
Район үзәгендә иртәнге сәгатьләрдән үк җанлылык. Халык сайлау участокларына ашыга. Ә алар урындагы вакыт буенча 8:00 сәгатьтә эшли башлады.
1161 санлы Иске Балтач сайлау участогында иртәнге 8:00 сәгатьтә Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырады. Сайлау комииссиясе рәисе Илгиз Рәхимҗанов тавыш бирергә иң беренче булып килүчеләрнең кул арты җиңел булуын теләде. Бу участокта бүген беренче бюллетеньне урнага Данис Шакиров төшерде .

Дамир ХӘЙРТДИНОВ, ГАЗИМ ТАЛИПОВ