ИСКЕ БАЛТАЧТА УРАМНАР РЕМОНТЛАНДЫ

9 Август, 2016 - 17:02

Район үзәге Иске Балтач авылында быелгы җәйдә урамнар ремонты буенча зур эшләр башкарылды. Районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчәннәре Мира, М. Гәрәев урамнарына канаулар ярып, ташлы балчык салып ныгытты, өстенә гравий түшәде. Аңа кадәр Новостройки, Строительная, Кузнечная, Совет урамнары, Энергетиклар урамының автозаправкалау станциясе арты өлеше ремонтланган иде.